Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мәйдан күрке – авыл уңганнары

Бу вакыйга, барыннан да элек, авыл кешеләренә багышлана, чөнки нәкъ менә аларның фидакарь тырыш хезмәтләре бәрабәренә өстәлләребез тулы, тамакларыбыз тук.

Татарстанда Сабан туйлар гөрли!  Яңа Нәдер халкы өчен сабантуйның төп иганәчесе булып «Зәй» хуҗалыгы директоры Динар Ихтисамов чыгыш ясады.

Әлеге хуҗалык биредә иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесе. Аның гомуми мәйданы 2500 га тәшкил итә. Биредә бөртекле культуралар, көнбагыш, рапс игәләр, быел беренче тапкыр 720 гектрада җитен чәчтеләр.

- 2021 ел безнең өчен сынау елы булды. Аллага шөкер, елны югалтуларсыз төгәлләдек, чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыктык. Һәр хезмәткәргә өметләрен өзми тырышканнары өчен рәхмәтемне җиткерәм, - ди Динар Фәритович.

Хуҗалыкта 240 баш эре мөгезле терлек, 32 берәмлек техника исәпләнә. Җәйге сезонда биредә 32 кеше, кышын – 7 кеше эшли. Нәкъ менә «Зәй» хуҗалыгы уңганнары бәйрәм тантанасының төп каһарманнары булдылар да инде. Механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучылар: Әлфия Гыйльфанова, Нурия Григорьева, Юлия Кораблева, Илшат Заһидуллин, Илһам Мофаздалов, Рәмис Храмов, Рифат Фәрхетдинов, Энгельс Васильев, Булат Атяшкин, Ленар Миңнеханов, Рифат Галин, Гөлнур Миңнеханова, Вәсил Шәйхулов, Илмир Гатауллин, Ленар Ахунов белән янәшә узган елның урып-җыю эшләре вакытында өлкән иптәшләренә булышкан яшьләр һәм мәктәп укучылары да бар.

- Яшьләр килүе куандыра, укучыларны бик теләп җәлеп итәбез. Кеше иң яхшы тәрбияне хезмәттә ала дип саныйм, шуңа күрә үсеп килүче буынны хуплыйм, - ди хуҗалык җитәкчесе.

Хуҗалык җитәкчесе кулыннан Рәхмәт хаты алган укучылар арасында Әмир Харисов та бар. Узган җәйдә ул ындыр табагында эшләгән. Үзенең беренче хезмәт хакына күптән хыялланган телефонын сатып алган.

- Мин бер ай эшләү дәверендә 15 мең сум алдым. Быел җәй буе эшләргә телим, максатым - электр самокаты сатып алырга акча туплау, - ди Әмир.

Сабантуйны оештыруга депутатлар, эшмәкәрләр, авыл халкы өлеш керткән. Мисал өчен фермер Илгиз Хәйдәров чабышларда беренче һәм соңгы килгән ат хуҗаларына махсус бүләкләр әзерләгән.

- Безнең авылда матур гадәт бар - бәйрәмгә бер атна милли киемнәр кигән егетләр-кызларыбыз җигүле атларда бүләкләр җыялар. Ә бәйрәм иртәсендә яшьләр авылны тагын бер кат әйләнеп, йомыркалар җыялар, һәркемне бәйрәмгә чакыралар. Аларны һәр йортта көтеп алабыз, кайбер хуҗалар чәй табыннары әзерләп, сыйлап җибәрә яшьләрне, - дип сөйли Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сирень Миңнебаев.

Хуҗалык алдынгыларын хөрмәтләү тантанасыннан соң концерт һәм спорт программасы башланды. Сабантуй кунаклары һәм халкы өчен Әлмәт, Азнакай артистлары, «Мириданс»халык бию ансамбле чыгыш ясады. Спорт ярышлалы һәм традицион уеннарда катнушудан халыкны килеп яугалап торган яңгыр да куркытмады. Берсе колгага менгән арада, икенчеләре көянтә-чиләкләр белән су ташуда ярышты, өченчеләре капчык киеп йөгерде, дүртенчеләре – кул көрәштерде. Бишенче, алтынчы, җиденчеләре көч биреп, әйдәкләп торды! Бер сүз белән әйткәндә бәйрәмдә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды. Ә Яңа Нәдер сабантуеның баш батыр исеменә быел Илнур Миңнебаев лаек булды.

 

 

Рәдифә Ногманова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса