Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бер кашык та артык түгел

Тарихны кашыклар ярдәмендә өйрәнеп буламы? Сәер яңгыраган әлеге сорауга медицина фәннәре докторы, профессор, коллекционер Игорь Корабельников уңай җавап бирә.

Ашханә-кухня предметы гына түгел аның коллекциясендәге төрле материаллардан эшләнгән кашыклар.

Башта Игорь Корабельников картиналар җыя: үзе дә сатып ала, дуслары да бүләк итә. Тора-бара аларның саны шулкадәр күбәя ки, хатыны ризасызлык белдерә башлый. Аннары урын азрак били торган предметлар җыюга керешә. Ике дистә ел дәвамында тупланган кашыклары биш мең ярымнан артып китә. Ә менә Әлмәтнең картиналар галереясында ачылган күргәзмәдә 750 се урын алган.

Игорь Васильевич дөнья буйлап сәяхәт иткәндә һөнәрчелек кибетләрен, ярминкәләрне урап узмаган, истәлеккә үзе булган һәр илдән нинди дә булса кашык алып кайткан. Бер ишләрен аукционнарда да сатып алырга туры килә аңа. Дуслары да теләктәшлек белдерә: алар да сәяхәтләрдән Корабельниковка кашыклар алып кайталар, кайберләре үзләре дә ясап бүләк итәләр.

Коллекциядәге иң борынгы предметлар - безнең эрага кадәр IV гасырда бронзадан ясалган Византия кашыгы һәм VI-VIII гасырларга караган кашыклар.

Балчык, төрле җәнлек мөгезләре, кабырчыклар, кургаш, тимер, бакыр, көмеш, бронза, бәллүр, агач - материаллар гаять күп төрле. Күргәзмәдә шулай ук витраж пыяласыннан, кабактан, кокостан, перламутрдан, 300 еллык Бохара карагачыннан эшләнгән предметларны да күрергә була. Гжель бизәклеләре дә бар, тик алар гадәти аксыл-зәңгәр түгел, бик сирәк очрый торган төсләрдәгеләре. Карбыз ашау өчен аерым, ашаганда комачауламасын өчен мыеклылар өчен дә махсус кашыклар бар икән, хәтта урындык формасындагылар да. Гомумән, коллекциядә бер генә артык кашык та юк, һәрберсенең үз урыны.

Аш-су приборының борынгыдан алып бүгенге көнгәчә эволюциясен, аш-су культурасы тарихын өйрәнү өчен менә дигән күрсәтмә-әсбап Игорь Корабельниковның коллекциясе.
Күргәзмә сентябрь аена кадәр эшләячәк.

 

Наилә Ганиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса