Пенсияләр арта?
Путин пенсияләрне 10 процентка арттырырга тәкъдим итте.
Россия Президенты Владимир Путин эшләмәүче өлкәннәр өчен пенсияләрне 2022 елның июненнән 10 процентка арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.
«Агымдагы елның 1 июненнән, бездәге законнарны исәпкә алып, эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен 10 процентка арттырырга тәкъдим итәм», – диде дәүләт башлыгы РФ Дәүләт Советы президиумы утырышында.
Россиянең Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Кобяков җавап итеп, Россия Пенсия фондының арттырылган пенсияләрне 3 июньнән үк бирә башлаячагын белдерде.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләренең 8,6 процентка артуын кертеп исәпләгәндә, пенсия түләүләренең гомуми үсеше 19,5 процент тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа