Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ел башыннан бирле 700 нче сабый тууы теркәлде

Белгечләр ел башыннан Әлмәттә 600 нче бала тууны бер ай элек-30 апрельдә теркәгән иде.

20 май көнне Әлмәттә 2022 ел башыннан бирле 700-нче бала теркәлде. Әлмәт ЗАГСында туу турында акт язылу теркәлде.

18 майда Рөстәм һәм Гөлназ Карамиевлар гаиләсендә сабый туа. Аңа Артур дип исем кушалар. Ул аларның гаиләсендә икенче улы.

ЗАГС белгечләре бәхетле ата-анага сабыйның беренче дәүләт документын – туу турында таныклык һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

 

 

 

 

Фото: Әлмәт ЗАГСы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса