Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ярлы кашынса - КОРЧАҢГЫ, бай кашынса – АЛЛЕРГИЯ

Әлмәтебез көннән-көн матурлана. Берәр атна күрми торсаң, яңа районнарны танырлык та түгел. Нинди генә объектлар калкып чыкмый. Шәһәребез кунаклары да шулай ди.

Әйе, кунак булып килүчеләргә Әлмәттә күрсәтер, мактаныр урыннар шактый.

Шәһәр паркы, «Әлмәт» иҗтимагый-мәдәни үзәге, шарлавыклы буалар, «Алтын алмалар турында әкиятләр» арт-проекты кысаларында торак йорт диварларына ясалган сурәтләр, тагын әллә ниләр бар. Гомумән, берәүгә дә сер түгел, Әлмәтне бай шәһәр, байлар шәһәре диләр. Ул велосипед юллары гына да ни тора. Аның белән бөтен Рәсәйне генә түгел, ә чит илләрне дә шаулатып алдык, заманында.

Тик... Әйдәгез, мин бал мичкәсенә бер балкашык кына булса да дегет салыйм әле. Дөресрәге, мин түгел, ә шәһәр үзәгендә урнашкан «Татарстан» кинотеатрының ташландык бинасы. Бай шәһәрнең йөзен кызартып тора. Алай дисәң, кызара торган булса, әллә кайчан рәткә кертерләр иде. Ә бит әлеге кинотеатр үзендә күпме тарихны саклый. 1964 елда «Восход» исеме белән эшли башлаган мәдәни объект ике елдан үзенең алтмыш еллыгын билгеләп үтәр иде. Анда совет чорының иң легендар фильмнары күрсәтелде, кемнәрдер үзләренең сөйгән-нәрен тапты. Бүген исә кызганыч, күңелсез, кирәксез булып тора. Үзенең күптәнге матур тышкы кыяфәтен югалтты, әйләнә-тирәсе чүп-чар, диварлары теләсә нинди язулар белән тулган. Шәһәрдә шул дәрәҗәдә түбән төшкән бүтән бина да юктыр.

Тукай һәйкәле янында бетон плитәләргә күренекле язучыларның исемнәре язылган кечкенә китап рәвешендәге
истәлек такталары бар иде. Аларны да кемдер каерып алган.

Бер генә дә хуҗасы юкмыни соң аның? Авыл җи-рендә берәр бина шулай торса, җирле үзидарә башлыгын я эшеннән алырлар иде, яисә хуҗасына штраф салып җелегенә төшәрләр иде. Урамны әшәкеләтеп тора диярләр иде. Шулай шул инде, ярлы кашынса корчаңгылаган диләр, бай кашынса - аллергия. Димәк, монда «аллергия». Гади халыктан штраф җыярга законы да, көчләре дә җитә. Урамда машина юганга да түләтәләр. Ә монда? Узган ел ул бинада нәрсә булуын теләүләре турында халыктан сораштырулар да уздырдылар югыйсә, «Әлмәт» иҗтимагый-мәдәни үзәгендә зур сөйләшүләр дә булган иде. Тик, Крылов мәсәлендәге кебек, «йөк һаман да шунда».

Тукай көннәре якынлаша башласа, шәһәрдәге татар зыялылары аптырашка кала, ничек итеп шушы ташландык җирдә бәйрәм чарасы уздырыйк дип хәсрәтләнә. Чарага килгән балалардан, тамашачылардан оят бит Бөек Тукай янына, чүплеккә, ташландык урынга җыелып татарның бөеклеге турында сөйләргә. Сөйлибез инде... нишлисең. Власть таягы белән мөһер зыялылар кулында түгел бит.

Шәһәр тормышы гел хәрәкәттә. Тукай әйткәнчә, берәү алдый, берәү алдана. Нәрсәнедер ачалар, нәр-сәнедер ябалар, күчәләр, кушалар, аералар. Үзләре күчмәсә - күчерәләр. Мәш киләләр. Ошаган товарны алган кибетне бер айдан соң эзләп барсаң, анда инде я эт, я мәче сөннәтли торган бер «үзәк» ачып куйган булалар. Безнең редакция дә кырык елдан артык эшләгән бинасыннан, шәһәр үзәгеннән башка урынга күчте. Ничә еллар буена редакциягә килеп йөргән әбүнәчеләребезне, хәбәрчеләребезне югалт-масак инде дип куркабыз. Шактый вакыт полиция белән мәчет уртасында утырганнан соң, часовня янәшәсендәге ярымподвалга күчендек. Тегесендә өйдәш булып, аренда өчен акча түләп торсак, монысы инде үзебезнеке. Урыс һәм татар телләрендә чыгып килүче шәһәр һәм район газеталарына бай Әлмәттә шушыңардан да яхшырак урын булмавы кызганыч, әлбәттә. Сүз дә юк, бу инде ташландык «Татарстан» кинотеатры түгел. Безгә кадәр бинада банк урнашкан булганлыктан, ремонты яхшы. Әлбәттә, юл өстендә булса, үтеп-сүтеп йөрүчеләрнең үкчәләре булса да күренер иде тәрәзә уемы дигән ачык-лыктан. Монда анысы да юк. Редакциябез юл өстендә түгел, эзләп табуы да шактый авыр булыр инде. Байлар, байлар бал эчә, безнең ише ярлы халык, ярга ятып су эчә, дип җырлаганнар элек. Бездә точно аллергия түгел. Ләкин без бирешмибез. Үзен татар дип таныган, татар телен үстерим, язылыйм, гәҗитне, татар матбугатын яшәтим дигәннәр безне эзләп табар. Әйе, бу атнада бит әле безнең һөнәри бәйрәм - Татарстан матбугаты көне дә булды. Бәйрәм белән үзебезне дә, сезне дә, хөрмәтле укучыларыбыз!

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса