Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Фатирдан да саталар, таксида да саталар

Ел башыннан Әлмәт районында 2000 литрга якын хәмер законсыз әйләнештән алынган.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлеге белгечләре әйтүенә караганда, контрафактны кайда гына сатмыйлар хәзер: таксида да, үз фатирларында да, гаражларда да сатучылар бар. Алар тулы булмаган ярты ел эчендә генә дә 2000 литрга якын исерткеч эчемлекне законсыз әйләнештән алуга ирештеләр. Соңгы ике айда гына да ведомство һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан шундый 9 очрак ачыкланып, законсыз эш белән шөгыльләнүче кешеләрдән гомумән алганда 299 литр легаль булмаган хәмер тартып алынган.

«Шундый кызыклы очрак булды. Гади гражданин, ягъни физик зат үз гаражыннан 30 литр-лы кегалардан сыра сатып яткан», - дип искә алды ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлегеннән контроль-инспекция бүлеге начальнигы Наталья Васенькина.

Җәмгысе 270 литр булган бу сыеклыкның нинди эчемлекләр категориясенә керүен әле экспертиза ачыклыйсы бар. Һәм бу әлмәтлеләрнең легаль булмаган бизнес өлкәсендә үзләрен сынап карарга теләвенең бердәнбер очрагы түгел.

Әлеге «эшмәкәр» бизнес өчен гаражын сайлаган булса, икенче бер очракта хатын-кыз үз фатирыннан сәүдә итәргә карар иткән.

«Әгәр бу сыеклык кешенең сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч тудырмый торган булып чыкса, әлеге ханым административ җаваплылыкка тартылачак», - дип сөйләде Наталья Васенькина.

Шулай була калса, һәвәскәр-сатучыга 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Әгәр дә инде экспертиза моның киресен расласа, гражданинга тикшерү комитеты белән очрашырга туры киләчәк.

«Алынган эчемлек үрнәкләре аккредитация-ләнгән лабораторияләргә озатыла. Кызганычка каршы, Әлмәттә андый лаборатория юк, шунлыктан без аларны Казанга ТР Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалис-тика үзәгенә җибәрәбез», - дип төгәллек кертте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлегеннән контроль-инспекция бүлеге начальнигы.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлеге белгечләре ел башыннан 1870 литр легаль булмаган хәмерне законсыз сатудан алдылар.

Тимур Туманов, ЮВТ яңалыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса