Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кайгы белән горурлык - янәшә

Әлмәттә Украинада һәлак булган хәрби хезмәткәрне соңгы юлга озаттылар.

«Нефтьче» Мәдәният сараенда Руслан Язданов белән хушлашуга багышланган матәм митингы узды.

Батыр егетебезне соңгы юл-га озатырга туганнары һәм якыннары, Әлмәт районы башкарма комитеты һәм башка оешмалар вәкилләре килгән иде.

Руслан Язданов 1995 елның 28 февралендә туа. Балачактан ук хәрби булырга хыяллана. Үсмер елларында армиядә хезмәт итүгә җитди әзерләнә. 2013 елда Әлмәт хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла, Омскида хезмәт итә. Шул вакытта ук РФ Президенты Владимир Путин Указы белән «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 2016 елда Руслан Язданов контракт буенча хәрби хезмәткә керешә, 2019 елда аны озайта. 31 нче аерым гвардия десант-штурм бригадасының укчылар ротасында укчылар бүлекчәсе снайперы була. Кызганычка каршы, Украинада махсус хәрби операция вакытында иптәшләренең гомерен саклап калу өчен үз гомере белән түли.

Хушлашу чарасын Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов ачты. Ул Руслан Яздановның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашты һәм ватандашыбыз белән чиксез горурлануын җиткерде.

- Бүген бик аянычлы көн, без Әлмәттә яшәгән һәм үскән батыр егетебез белән хушлашабыз. Кызганычка каршы, ул япь-яшь килеш, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Кыска гына булса да, аның бөтен биографиясе кешенең Ватанга никадәр тугрылыклы булуы хакында сөйли. Без тирән кайгы кичерәбез, кызганабыз һәм шул ук вакытта янәшәбездә иң авыр минутларда Ватаныбыз һәм мохтаҗ кешеләр мәнфәгатьләрен якларга әзер торган шушындый егетләр булуы белән чиксез горурланабыз. Бу югалту безнең өчен кеше тормышы, хәрби намус һәм батырлык төшенчәсеннән дә кыйммәтрәк нәрсә юк икәнен аңларга сабак булачак. Тыныч йокла, кадерле якташыбыз! - дип йомгаклады сүзен Тимур Нагуманов.

ТР Дәүләт торак инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов та Әлмәт солдаты истәлегенә хөрмәт-ихтирам хисләрен белдер-де. «Егетләребез хәзер россиялеләрнең бүгенге һәм киләчәк буынына тыныч тормыш тәэмин итү хакына үз бурычларын үтиләр», дип билгеләп үтте ул. Кулларында корал белән хезмәт итү юлын сайлап, алар еш кына гомерләрен куркыныч астына куялар, тормышлары бәрабәренә тынычлыгыбызны саклыйлар. «Һәлак
булган иптәшебезнең тормышы - Ватанга карусыз хезмәт итү үрнәге ул», - дип ассызык-лады Сергей Аркадьевич. Ул шулай ук аның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сак-ланачагын, кыюлык һәм үз-үзеңне аямау үрнәге булып хезмәт итәчәген, әмма һәлак булган солдатның гаиләсе кичергән кайгы-хәсрәтне һичнинди юату сүзләре дә баса алмаячагын билгеләп үтте.

Әлмәт шәһәре һәм районы хәрби комиссары, полковник Ришат Сабиров Руслан Яздановның әнисенең һәм кыз туганнарының авыр кайгысын һәм якын кешеләрен югалту ачысын уртаклашты. Иптәшләренең гомерен сак-лап калу хакына һәлак булган егетнең чын каһарман һәм кыю Ватан сакчысы булуын билгеләп үтте.

Моннан тыш, Ришат Сабиров РФ Президенты Владимир Путинның Украина территориясендә барган махсус хәрби операцияне үтәгәндә батырлык, фидакарьлек үрнәкләре күр-сәткән Руслан Фәнзил улы Яздановның үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнүе хакында бәян ителгән Указын укып үтте. Бүләкне һәлак булган солдатның әнисенә тапшырдылар.

Матәм митингы чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

 

Арина Сафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса