Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Минутлар түгел, секундлар хәл итә

Янгынга каршы көрәшүчеләр хезмәте иң авыр һәм җаваплы һөнәрләрнең  берсе санала.

Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп ут эченә керә, кешеләрне коткара, мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен көрәшә.

Әлмәт янгын сүндерүчеләре дә үзләренең хезмәт бурычларын ихластан һәм намус белән башкаралар. Шәхси составларның кыю гамәлләре нәтиҗәсендә ел саен меңләгән кешеләрнең гомере саклап калына.

Нефть төбәгендә янгын сүндерүчеләрнең әһәмия-те аеруча зур. ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтенең килешүле бүлекчәләре идарәсенең Әлмәт отряды 14 янгын-коткару частеннан һәм 6 аерым посттан тора. Ул 1954 елда оешкан һәм бүгенге көндә иң зурлардан санала. Биредә меңнән артык кыю, үз эшләренә тугры булган, тәвәккәл янгын сүндерүче хезмәт куя.

Еллар дәвамында норматив документларда да, янгын сүндерүчеләрнең эш шартларында да, техника белән тәэмин ителештә дә күп нәрсә үзгәреш кичерде. Һөнәри кагыйдәләр генә шул килеш кала бирә. Янгын сүндерү хезмәтенә кагылышлы фактлар һәм ырымнар да бу һөнәр ияләре арасында популярлыгын югалт-мый. Сменаларын тапшырганда янгын сүндерүчеләр «Җиңсәләрегез коры булсын!» дияргә яраталар. Бу инде янгын, бәла-каза булмасын дигәнне аңлата.

Янгын сүндерүчеләрнең ни дәрәҗәдә чыдам булуларын кигән формалары (боевкалары) ук күрсәтеп тора. Алар 200-300 градуслы температурага да чыдый. Ә ме-нә өс, баш, аяк киемнәре, битлек, кислородлы баллон - болар барысы 20 кг тәшкил итә. Бу кадәр йөкне теләсә кем күтәреп йөри алмастыр, мөгаен. Шул ук вакытта җитез һәм төгәл дә булырга кирәк бит әле. Махсус киемнәрне киюгә дә билгеле бер вакыт бирелә булып чыкты. Ул 17-21 секунд, ә тулы состав белән җыенып чыгу өчен 44 секундка сыешырга кирәк. Менә шулай, нәтиҗәне минутлар түгел, секундлар хәл итә.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тәбрик итеп, янгын службасының барлык хезмәткәрләренә, ветераннарына ныклы сәламәтлек, җиңел булмаган, әмма мактаулы эшләрендә уңышлар телибез.

Май бәйрәмнәре башланырга да санаулы гына көннәр калды. Бу чор янгын сүндерүчеләр өчен бигрәк тә мәшәкатьле. Сәбәбе гади - кешеләр табигатькә чыга, шашлык кыздырырга, гомумән, иркенләп бәйрәм итәргә тотыналар. Нәкъ менә шушы вакытта коры үләннән кабынып киткән янгын очраклары аеруча күп була да инде. Узган елны гына да Әлмәт җирлегендә шундый 224 очрак теркәлде. Әлеге хәлне күздә тотып, быел да 25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. Шушы көннәрдә учаклар, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру тулысынча тыела. Шашлык яратучыларга аны кайда һәм ничек кыздырырга яраганлыгы турында белеп тору аеруча зарур. Итне бары тик махсус тимер савытларда гына әзерләү рөхсәт ителә. Тимер савытны теге яки бу корылмадан яки агач-куаклардан кимендә биш метр ераклыкка урнаштырырга кирәк. Шулай ук савыт тирәсендә яр-ты метрлы ара корыган үләннән һәм чүп-чардан чистартылырга тиешлеген дә онытмас-ка кирәк. Соңыннан күмерләрне сүндереп китү зарур. Янгыннар белән бәйле аянычлы хәбәрләр инде ешрак та ишетелә башлады. Республика буенча алганда, корыган үлән һәм чүп-чар янып китүнең йөздән артык очрагы теркәлергә дә өлгерде инде.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса