Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Утраудагы утар генералы

Алай дисәң, офицер кешегә алай ук авыр да түгелдер әле ул. Сүзебезнең Нәфис Харис улы Рафигуллин турында барганын аңлагансыздыр.

Үзенең бөтен гомерен хәрби хезмәткә багышлаган, иҗатны, кешеләрне, матурлыкны ярата белә торган юмарт кеше ул Нәфис әфәнде.

Нәфис Харис улы Нәдер авылында 1947 елда дөньяга яз алып килгән, гөрләвекләр йөгергән апрель аенда туа. Ул гаиләдәге алты баланың өченчесе. Тәртип яраткан әти, бик тапкыр, шигъри җанлы, зирәк акыллы әни тәрбиясе аңа гомерлек «мәктәп» була.

«Кара алтын» эзләп әллә кайлардан кешеләр килгәндә, ул да бу һөнәрдән читтә калмый. 11 классны тәмамлагач бораулаучы ярдәмчесе булып эшкә керә. Аннан армия хезмәте. Ул еллар өчен егет кешенең Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтуы зур дәрәҗә санала. Нәфис әфәнде дә әти-әнисенең йөзенә кызыллык китерми. Көче, егәре ташып торган егет солдат хезмәтеннән соң Себер киңлекләрен буйсынды-рырга китеп бара. Нижневартовск шәһәренә килеп нефть эшенә керешә. Ләкин егетне болар гына канәгатьләндерми. Ул һаман үзен эзли, белемгә омтыла. Һәм Свердловск шәһәрендәге янгын сүндерүчеләр әзерли торган уку йортына керә. Туган якларына ялга Нәфис Харис улы хәрби киемнән, хәрби дәрәҗә белән кайта.

Яшь егетнең хәрби киеме, погондагы йолдызлар «харап итә» дә инде Кәшер урта мәктәбе укытучысы Булатова Клараны. 1972 ел башында аларның никахлары теркәлә. Шулай итеп яшь гаилә кайта-китә Себер белән Әлмәт арасында яши башлый. Чөнки яшь белгечне Мәскәү җитәкчелеге тиз генә җибәрергә теләми. Ә яшь шагыйрә Клара Булатованың исә бер бәйләм «Себер циклы» шигырьләре дөнья күрә.

Уллары Марска 2 яшь тулганда, ниһаять, Нәфис әфәнде туган якларына әйләнеп кайта. Һәм белеме буенча Әлмәттәге янгын сүндерү частена эшкә керә. Алга таба хезмәт юлын шәһәрнең җинаятьчеләрне хезмәт белән төзәтү колониясендә дәвам итә. Шул рәвешле төгәллек, тәртип яратуы аның юлларын хәрби хезмәткә илтә. 1986 елда Нәфис Харис улы Рафигуллинга «эчке эшләр майоры» дәрәҗәсе бирелә. Башта ул сәяси частьның отряд начальнигы, аннан соң 8 нче колония начальнигының ярдәмчесе вазифаларын башкара. Ул бөтен нәрсәгә үз көче, үз тырышлыгы белән ирешә. 1985 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлый, юрист белгечлеге ала.

Хәрби стажы тулганнан соң ул туган авылы Нәдергә кайтып, кендек каны тамган нигездә йорт сала. Әйе, нәкъ менә кендек каны тамган. Бу туры мәгънәсендә шулай. Чөнки Нәфис әфәндене әнисе өйдә таба. Аннан әтисе башка йорт сала. Ә ул янәдән үзе туган нигезне торгыза. Бу чорда ул җирле үзидарә Советы җитәкчесе булып эшли.

Ул бик кунакчыл, юмарт кеше, сүзгә оста.

- Шагыйрә ире булгач, башкача булмый да. Хәзер инде без икебез бер кеше кебек. Әлбәттә, мин элек тә хезмәтем буенча шундый сөйли торган эшләрдә эшләдем. Клара белән гомер итеп гел шомарып беттем, - ди ул. - Минем үземә авыл якын, авыл тормышын яратам. Ләкин Клара апагызга бу бик кулай түгел. Төрле иҗат кичәләренә, очрашуларга йөрү өчен, әлбәттә, шәһәр яхшырак.

Нәфис Харис улы Нәдер авылында, утраудагы утарында генерал да, солдат та. Әле шушы көннәрдә генә хезмәттәшләре аны гомер бәйрәме белән котлап киттеләр. Сәламәтлек, гаилә җылысы Сезгә, Нәфис әфәнде!

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса