Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләр зоопарк белән саубуллашты

Әлмәтнең үзәгендә урнашкан парк - шәһәрдә яшәүчеләрнең һәм калабыз кунакларының иң яраткан ял урыны.

Елның бар фасылында да парктан кеше өзелми. Тиздән, бик тиздән монда җәйге сезон ачылыр һәм парк биләмәләре балаларның шатлыклы авазларыннан яңгырап тора башлар.

Шулай да биредәге зоо-паркның ябылуы гына халык арасында бераз борчу тудырды тудыруын. Бала-чага аеруча ярата иде бит бу урынны.

Әлмәтлеләр әле дә хәтер-лиләрдер, паркта зоопарк 2007 елда «Әлмәтнефть» идарәсе тырышлыгы белән булдырылган иде. Шул вакыттан башлап биредә агачтан ясалган әкияти йортларда тәвә кошлары, понилар гаиләсе һәм тиеннәр, себер кыр кәҗәләре, күркәләр, тавыклар яши башлады. Еллар дәвамында хайваннарның төрләре арта гына барды. Әйе, хәзер инде бу зоопарк ябылган. «Ни өчен? Кемгә кирәк булган аны ябу? » дигән сораулар белән редакциябезгә шалтыратучылар да байтак булды. Бу уңайдан безгә Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркы директоры Флер Кашапов үзе аңлатма бирде.

- Әйе, ябылды. Дөресрәге, бетерергә мәҗбүр булдык. Үзегез аңлыйсыздыр, 2022 елның 1 гыйнварыннан контактлы һәм мини-зоопарклар эшчәнлеге туктатылды. Безгә үзебез тәрбияләп үстергән хайваннар, кош-кортлар белән саубуллашу бик авыр булды. Алар шушында гомер кичерделәр, шушында яңа токымнар туды. Сабый дикобразлар, кыр кәҗәләре, понилар безнең зоопарк-та тәрбияләнеп үстеләр. Ләкин кайгырырга кирәкми - аларның барысы да хә-зерге вакытта урнаштырылган. Понилар - Ромашка белән Туман Алабуга ат спорты мәктәбенә яшәргә киттеләр. Дикобраз белән кыр кәҗәләре Ижевск зоопаркында. Тәвә кошлары (страус) белән фазаннар республиканың туристлык маршрутына кергән Казан янындагы экологик фермаларның берсенә озатылды. Ә тиеннәр үзебездә яшәргә калды. Хәзергә аларның токым чыгара торган чорлары, шуңа күрә дә алар әле ябылуда. Соңыннан аларны паркка чыгарачакбыз. Алга таба төп бурычларның берсе - зоопарк торган урынны төзекләндерү, яшелләндерү. Хәзерге вакытта биредә язгы җыештыру, территориядәге агач төпләрен казып алу эшләре башкарыла. Зур койманы алырга, ә кечкенәсен калдырырга уйлыйбыз. 29 лап өрәңгене кистек. Алар урынына башка төр агачлар утыртырга ниятлибез, кечкенә үсентеләргә өстенлек бирәчәкбез. Кызыл имән һәм аның башка төрләре, Корея пихтасы, тал агачының ике төре, аморфа, тсуга, карга миләше һәм башка төр агачларга заказлар әзерли башладык инде. Кайдан ничек алып кайтуны планлаштырабыз. Әлбәттә, агачларны утыртканнан соң әле территория күз явын алырлык матур булсын өчен бик нык тырышырга туры киләчәк һәм бу бер ел дәвамында гына шулай булыр дип уйламыйм. Менә шундый үзгәрешләр көтә паркны, - дип хәбәр итте парк директоры. Без исә парк җитәкчелеге бәян итеп узган планнарның уңышлы гына тормышка ашырылуын теләп калабыз. 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса