Иртән торып, тәрәзәңне кояшка ачсаң, йортыңа бәрәкәт килер.
Тәрәзә-көзгеләрне пакь тот - фәрештәләр куаныр.
lЮлга чыкканда дога укып, пакьләнеп чык- юлың уңар.
lЙортта гөлләр үстер - сабагына фәрештәләр кунар.
lАчулы чагыңда юын - басылырсың.
lМәрхүм янында кычкырып елау да, артык көлү дә тыела.
lАкчаңны алган көнне өйдә кундыр, бәрәкәтле булыр.
lЯшь балага карап соклан-ганның киеменнән жебен яки чәчен алып кал, төнлә бала уянып еласа, шул җеп яки чәч белән төтәсләп, аятел-көрси укы, елаудан туктар.
lБала киемен, уенчыкларын идәннән, аяк астыннан алып куегыз, бала сау булыр.
lБисмилла әйтеп пеше-ренсәң, фәрештәләр куаныр. Сүгенми, ачуланмый пешерен - фәрештә канат очын ашыңа тыгып торыр.
lТабын, идән пакь, урын-җирең җыюлы булсын - йортка хөрлек-бәрәкәт килер.
lКиемнәрне җыештырып, урнаштырып тор - саулык артыр.
lКунак үзенең күчтәнә-ченнән авыз итсә, гомере озын булыр.
lКунакны күчтәнәч белән озат, чәй эчкәндә тәм-том белән сыйла - начар итеп сөйли алмас.
lЭчке киемне кешедән яшереп куй, күзгә чалынмасын - энергиягез үзегездә калыр.
lИрегез белән якын мө-нәсәбәтләрегез хакында кешегә сөйләмәгез - көнләшеп, арагызга салкын су сипмәсеннәр.
lҮзегез йоклаган җәймәдә читләрне йоклатмагыз - аралар суыныр, бөтен тышлык, җәймәләрне гел алмаштырыгыз.
lИрегез биш бармакның бер бармагы хәтле генә сезнең яшерен эшегезне белсен, башы тыныч булыр.
lОшамаган кешедән су, икмәк, чәй кебек әйбер алмагыз - көчегез үзегездә калыр.
lКемне әрләсәң дә, изге теләкләр белән әрлә - «бәхетле булсын», «хәлә-леннән уңсын» дип.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа