Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Соңгы ветераныбызны - соңгы юлга

2022 елның 3 мартында Бөек Ватан сугышы ветераны Шәймарданов Әбелкәрәм Гәрәй улының йөрәге тибүдән туктады.

Әбелкәрәм абый 1925 елның 15 маенда Әлмәт районы Түбән Абдул авылында дөньяга килә. Авыр елларның бар кыенлыкларын, мәшәкатьләрен үз җилкәсендә татый. Сугыш башланганда аңа 16 яшь була, шуңа күрә ул сугышка киткән ирләрне алыштыра, җәен кырда, кышын фермада эшли.

Әбелкәрәм абыйны 18 яшь тулганчы ук, 1943 елның 2 февралендә армия сафларына алалар. Ул үзенең хатирәләрендә ничек сугышка киткәнен искә ала: «Әни мәрхүмә бер вещмешок ипине пич төбендә киптереп миңа биреп җибәрде. Безне Чирмешән военкоматына илттеләр, аннары Шенталадан поездларга утырып көнбатышка юл тоттык. Суслонгер дигән урынның нәрсә икәнен шунда күрдем, чөнки шул тирәдә вагоннарга ябык, хәлсез солдатлар кергәч, сугыш монда ук микәнни дип уйладым. Аларга капчыгымдагы ипине алып биргәч, ничек шатланганнарын күрдем һәм, без әле ачлыкның нәрсә икәнен бөтенләе белән күрмәгәнбез, дип уйладым».

Әбелкәрәм абыйның сугышчан юлы 1943 елның март аенда УССР совнаркомы исемендәге, Кызыл байраклы, Житомирның I гвардия кавалерия полкында кавалерист булып башлана. Ул Украинада, Бессарабиядә дошманнарны тар-мар итеп, Германиягә барып җитә. 1946 елның май аеннан 1948 елның февраль аена кадәр 17 нче кавалерия полкында тимерче-ковальчик булып хезмәт итә. Авылга 1948 елның февраль аенда кайта. Әбелкәрәм абый колхозда тимерче булып, 30 ел янгын сүндерү командасында янгын сүндерүче булып эшли.

1950 елда авылның чибәр кызы Минебәян апа белән тормыш коралар. Минебәян апа сигез малай таба, шуларның икесе кечкенә вакытта дөнья куя. 1998 елны Минебәян апа шулай ук дөнья белән хушлаша. Тол калган ир ялгызы тагын 4 малаен үз куллары белән җирли. Аның күргән кайгы-хәсрәтләрдән сыгылып төшмәве, сабырлыгы барыбызны да сокландыра.

Дәүләтебез ветеранның сугышта һәм тыныч тормышта күрсәткән батырлыкларын, хезмәтләрен югары бәяли. Әбелкәрәм бабай II дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы ордены», «Сугышчан батырлык өчен», «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», Жуков медальләре, «1941-1946 еллар фронтовигы» билгесе, шулай ук «Хезмәт ветераны» медале иясе.

Хөрмәтле ветераныбыз белән хушлашырга йөзләгән авылдашларыбыз килде. Шулай ук Әлмәт районы һәм шәһәре ветераннар советы рәисе Владимир Иванович Яшанин да катнашты. Ул бу гаиләнең кайгысын уртаклашты, матди яктан булышты, шулай ук Әбелкәрәм абый һәм ветераннар турында җылы сүзләр әйтте.

Хәзерге вакытта илебез өчен авыр сынау көннәре икәнен билгеләп үтеп, җитәкчебез бу вакыйгаларда илебез халкының хаклы икәнен ассызыклап аңлатты.

Урының җәннәттә булсын, Әбелкәрәм бабай.

Түбән Абдул җирле үзидарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса