Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында яшәүче 98 яшьлек Унеслу Сатыбалова: "Күз аллары караңгыланганчы сабанны үзебез җигелеп тарта идек"

Ул бөтен гомерен әти-әнисе мирасын  саклауга багышлый.

Иске Суркино аксакалы, үз халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклаучы, "Ҫеҫпӗл" халык фольклор ансамблендә катнашучы Унеслу Сидулловнаны туган көне белән котладылар, аңа 98 яшь тулды.

Сатыбалова Унеслу Сидулла кызы 1924 елның 9 мартында туган. Аның әти-әнисе хәлле кешеләр була. Әти белемле кеше була. 4 сыйныфны тәмамлагач, медпунктта техничка булып эшли башлый. 1941 елдан колхозда эшли. Сөрергә, чәчәргә, сугарга, чабарга туры килде.. "Күз аллары караңгыланганчы сабанны үзебез җигелеп тарта идек", - дип искә ала Унеслу Сидулла кызы.  1942 елда Казан шәһәренә 16 нчы мотостроительләр заводына мобилизацияләнә. 1945 елга кадәр бу заводта токарь булып эшли, самолетларга, техникага детальләр ясыйлар. "Без ач идек, шуңа күрә көч тә юк иде...бервакыт мин станок артында идәнгә ягылганмын. Бик хәлсезләнгәнсең, диделәр. Мине өйгә җибәрделәр", - дип искә ала Унеслу Сидулла кызы. Дәваланганнан соң заводка кире кайтмый. Сатыбалов Семен Васильевичка кияүгә чыга.


Тылда колхозда эшли. Алар ире белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, 9 оныклары, 22 оныкчыклары һәм 1 оныкчыкларының баласы бар.

 Унеслу Сидулла кызына «Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Иске Суркино авыл җирлегенең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.
Ул " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы -2020" номинациясендә "өченче буын герое".

 

 

 

Фото: Иске Суркино мәдәният йорты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса