Әлмәтлеләр өчен яңа ял итү мәйданчыгы булачак
Әлмәттә элекке "Мегаполис" клубы бинасыннан яңа иҗтимагый үзәк ясаячаклар.
"Бу ял итү өчен күп функцияле заманча киңлек булачак. Биредә хореография залы, фотостудия, тавыш яздыру студиясе, лекторий, коворкинг, зур булмаган кофейня барлыкка киләчәк", - дип уртаклаша Әлмәт районы башкарма комитеты матбугат хезмәте.
Аны реконструкцияләү буенча планнар 2020 елда ук яңгырады. Ул чакта яңарту проектын ул вакытта Татарстан Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттаховка шәһәргә визиты барышында тәкъдир иттеләр.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов соңгы айларда «Мегаполис» базасында яңа ял мәйданчыгы барлыкка киләчәк, дип искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа