Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт ЗАГСында игезәк сабыйлар тууы теркәлде

Рыжиковлар гаиләсенең ике улы Ватанны саклаучылар көнендә туган.

26 февраль көнне Әлмәттә игезәкләрнең тууы теркәлде. Бу хакта Әлмәт ЗАГСыннан хәбәр иттеләр.

Шатлыклы вакыйга Рыжиковлар Евгений һәм Гүзәл гаиләсендә булды. Аларның ике улы 23 февраль-Ватанны саклаучылар көнендә туган. Яңа туган сабыйларны әти-әниләр Виталий һәм Михаил исемнәре белән атадылар.

ЗАГС белгечләре сабыйларның әтисенә аларның беренче документларын — туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса