Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Әлмәткәме - ни за что!»

Район үзәк шифаханәсендә табибларга күренү өчен алдан электрон юл белән язылу алымы да эшли югыйсә. Ул да чиратларны бетерергә, һич югында киметергә тиеш иде бит. Ләкин, ни өчендер, чиратлар кимемәде.

Көннәрнең берсендә авырып китү сәбәпле үземә дә ул чиратның бар ачысын-төчесен татырга туры килде. Бер караганда аңлашыла: пандемия, кеше күп чирли, табиблар да авырый, шул рәвешле халыкка медицина хезмәте күрсәтүче медперсонал саны азайды. Әйе, азайды, тик бу медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын киметү дигән сүз түгел бит әле. Төчкергән, температурасы булган авыруларны карарга табиб-лар бөтенләй куркалар, күрәсең - пациент утыра торган урындык ишек төбендә үк тора. Түрдә - табиб. Ул сораулар бирә һәм башын да күтәрми яза да яза. Шәхсән миңа ике табиб янына керергә туры килде - икесе дә пациентларны тотып та, тикшереп тә карамады. Кан басымын үлчәү, тыңлау, авызны ачтырып карау кебек элементар алымнар да кулланылмады. Мондый хикмәтне әле күргән юк иде. Бүген табиблар күпчелек больничный ачып һәм ябып утыралар. Медицина картасы авыруның үзе әйткән сүзләрдән чыгып тутырыла. Язган арада табиб «Нәрсәләр эчәсез?» дип тә сорап куя. «Фәлән даруны кулланам, ярыймы икән?» дип сорагач бик җайлы гына итеп: «Аллергиягез булмаса, ник ярамасын, ярый, конечно», - дип тә җавап бирә әле. «Ә сез нәрсәләр киңәш итәр идегез? Бәлки физиотерапия язарсыз», дип сорагач, ул: «Мин менә монда яздым, карарсыз», - диде. Чыктым - карадым, язудан бернәрсә дә аңламадым. Соңыннан медсестрадан сорадым, аллага шөкер, көчкә булса да әйтеп бирде.

Әйе, сүз дә юк, ОРВИ һәм омикрон белән авыручылар байтак. Тик мин шәхсән әлеге авырулар категориясендә түгел, чирем башка иде. Әлбәттә, читтән карап пациентның ни дәрәҗәдә авырганын аңлаган табиб зур тәҗрибәгә иядер иясен. Ләкин мондый табиб белән аралашу өчен миңа шифаханәгә килү кирәк идеме икән? Юктыр, чөнки минем сорау-ларга компьютер тулырак мәгълүмат биргән булыр иде дип уйлыйм.

Беренче һәм икенче тапкыр табибка эләгү озак вакытны алса да, өченче тапкыр «тизрәк» булды, чөнки монда талонга вакыт язылган иде. Шул билгеле вакытка гына килдем дә, вакытым җиткәч, табиб утырган бүлмәнең ишеген ачарга дип үрелдем. Шунда минем каршыда утырган бер мөлаем гына егет «Сезнең талонда сәгать ничә язылган?» дип сорады. Мин 11.20 икәнлеген әйттем. Теге егет «Минеке 10.20, әле һаман кермәдем, бер сәгатькә соңарып кабул итә табиб если что, сабыр итегез», дип куйды. Иииии, бер сәгать күпмени ул, әнә бер танышым шифаханәгә иртәнге сигездә барып, кичке биштә кайткан. Кабул итүче табиб яшь, бик озак карый, диде. Чират - бормалы су буйларын хәтерләтә. Берәүләр «Сеңлем, тизрәк карамассыңмы, халык күп җыелды монда», дип тә караган булган. Теге яшь доктор: «Тавышлансагыз, бөтенләй карамыйм ату», дип акырган ди. «Монда инде, апаем, сайланып торырга вакыт юк. Я шундый игътибарлы, кешечә карый торган врачка ке-рәсең, я шушы безнеке шикелле башын күтәрми больничный ачып-ябып утыра торганына», дип куйды янәшәдәге бер апа.

Нишлисең инде, табибларсыз булмый. Төгәлрәге, аларның имзаларыннан һәм күрсәтмә-ләреннән башка больничный бирмиләр. Инде теге башын күтәрми генә пациентлар карый торган табиб яныннан чыгып, больничныйны яптыра торган кабинетка юл алдым. Ачканда, озайтканда чират юк иде, хәзер биредә дә чират җыелган булып чыкты. Сабыр гына көтеп утыра башладым. Чират селкенергә дә уйламый - теге бүлмәдән чыккан кеше күренми. Бер хатын чиратсыз кергән булган - аны бер ханым теле белән «яндырып-көйдереп» алды. Тегесенең исә моңа артык исе китмәде. Халыкка шул җитә калды - кешеләр уянып, бераз гөжләшеп алды.

Шунда озак көтүдән алҗыган пациентлар кырыннан аккошлар сыман тезелешеп практикант кызлар уза башлады.

 

Бер олы яшьтәге аганың: «Әйдәгез, кызлар, табиб апаларыгызга ярдәмгә килегез әле. Монда җитешә алмыйлар. Сөбханалла, киләчәктә докторларыбыз арта икән», - диюенә каршы теге «аккошларның» берсе: «Әлмәткәме - ни за что!» - дип куймасынмы. Моны ишеткәч тагы да моңсу булып китте.

 

Чиратым җитеп, больничныйны яптырсам да, йөрәктә ниндидер китеклек калды. Халык усалланган, табиблар битарафланган. Ходаем, бүтән чирләргә, чиратта утырырга һәм киләчәктә шушы өметсез яшьләр кулына калырга язмасын.

 

Резеда Мәүлетбаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса