Буйсынырга тиеш булган буын
Киемнең уңы да, тискәре ягы да булган кебек, бөтен нәрсәнең дә яхшы ягы да, бик үк яхшы булып бетмәгәне дә бар.
Ватсаптагы төркемнәрдә дә акыллы язмалар очрый. Бик дөрес, мәгънәле, кешене уйланырга этәрә торганнары бик күп була.
Күптән түгел менә шушындый эчтәлекле аудиоязма җибәрделәр. Мине ул юллар уйланырга мәҗбүр итте.
Бервакыт улы әтисеннән:
- Сез ничек итеп яңа тех-нологияләрсез, телефонсыз, компьютерсыз, интернетсыз, кондиционерсыз яшәдегез? - дип гаҗәпләнеп сорады.
- Сезнең буын бүген догасыз, имансыз, оятсыз, кызгану-сыз, намуссыз, шәфкатьсез, китапларсыз яши бит, шулай. Без, 1945-85 еллар арасында туган буын, Аллаһының рәхмәтле буыны. Безнең тормышыбыз шуның тере шаһиты.
Велосипедта йөргәндә, сикергәндә, чапканда без бервакытта да башка шлем кимәдек, беренче класстан ук ялгызыбыз гына мәктәпкә барырга курыкмадык. Мәк-тәптән соң кояш баеганчы урамда уйнадык. Без көннәр буена компьютер каршында интернеттагы виртуаль дуслар белән түгел, чын дуслар белән уйный идек. Без эчәсе килгәндә я чишмәдән, я краннан агызып су эчә идек. Ә шешә белән су күтәреп йөрмәдек, аннан эчмәдек. Гәрчә 4-5 кеше бер стаканнан эчсәк тә, сирәк авырый идек. Безне әниләр үзебезнең илдә җитештерелгән 3-5 тиенлек дарулар, әбиләрдән өйрәнгән алымнар белән дәваладылар. Без көн саен ипи белән бәрәңге ашасак та симермәдек. Үзебез уенчыклар ясап, шулар белән уйный идек. Уенчыкларыбыз, китапларыбыз белән бүлештек. Безнең әти-әниләр бай тү-гелләр иде. Ләкин алар безгә үзләренең эчкерсез яратуларын бүләк иттеләр, матди байлыкны түгел, ә рухи якны кайгырттылар. Алар безне кеше булырга, дөреслекне, тугрылыкны, хезмәтне яратырга өйрәттеләр. Безнең беркайчан да кесә телефоныбыз, DVD, планшет, видеоуеннар, компьютер, интернет-чатлар, ватсаплар булмады. Ләкин безнең чын дуслар бар иде. Без алдан кисәтеп тормыйча, чакырмыйча аларның өйләренә керә идек. Өстәлдә ни бар, безне шуның белән сыйлыйлар иде.
Безнең истәлекләр, хатирәләр аклы-каралы фотоларда. Ләкин алар шул-кадәр дә якын, шулкадәр дә чын, ихлас, якты, матурлар. Без бергә җыелып гаилә альбомын карый идек. Әби-бабайларыбызның фоторә-семнәрен кадерләп сакладык.
Без китапларны чүплеккә ташламадык. Аларны чират торып ала, чират торып йотлыгып укый идек.
Үзебезнең шәхси тормышыбызны бөтен кеше күз алдына чыгарып селкемәдек без. Сезнең кебек инстаграмга, социаль челтәрләргә куеп гаилә серләрен бөтен кеше белән бергә, тәмләп «чәйнәми» идек. Кешенекен дә тикшермәдек. Ул һәркемнең үзенеке генә иде.
Без бик уникаль буын. Әти-әниләребезнең сүзен тыңлаган һәм үз балаларыбызның сүзен тыңларга, буйсынырга тиеш булган беренче буын. Тик без әле һаман да сездән акыллырак һәм сезгә чын ярату белән, эчкерсез ярдәм итәбез. Инде безнең сафлар сирәгәя бара. Исән чакта бездән өйрәнеп калыгыз, саклагыз, безнең белән аралашудан тәм табарга өйрәнегез. Кадерләргә өлгереп калыгыз. Соңга калганчы...
Әйе, моны укып мин дә Америка ачмадым, сез дә беренче тапкыр ишетмисездер бу фикерләрне. Хикмәт аларның бик тә гади һәм акыллы әйтелүендә.
Элек кеше белмәсен дип тырышалар иде, хәзер ничек итеп дөньяга рисвай булыйм дип тырышалар. Хәтерләсәгез, теге заманда «Татарстан яшьләре» газетасында «Сердәш» дигән рубрика бар иде. Шунда сирәк кенә эчкән әтиләре турындагы хатлар да күренгәли. Беркөнне мин дә язарга уйладым. Бу хакта әни белде дә:
- Улым, берүк яза күрмә. Әтиеңнән көлмәсләр, ә менә бездән көләрләр, - диде.
Мин язмадым. Бу миңа гомеремә җитәрлек сабак булды. «Глупый башым белән дә» дия торган иде ул, ә нинди акыллы булган җиде класс бетергән авыл хатыны. Бүген бөтен кешедә икешәр-өчәр диплом, әллә ниләр эшли беләләр, шуны башкаларга өйрәтәләр. Ул эшне гаиләсендә эшлидерме әле, анысы икенче
мәсьәлә. Үзендә өйрә пешермәгәнне, кешедә ботка пешермиләрме икән? Гаилә кыйммәтләре дигән төшенчә кая китте соң? Имеш, кеше үзе өчен яшәргә, бәхетле булырга тиеш. Алай булгач, песиләрне, этләрне ветеринарга алып барып бала тапмый торган итеп «ясап» кайткан кебек, алар да үзләре белән бер-бер хәл кылсыннар. Аннан, йөре си-кергәләп, теләсәң нишлә, ирең юк, балаң юк, хатының юк. Гаилә бит үзе бер дәүләт, дип өйрәтәләр иде элек. «Авызың тулы кара кан булса да, ятлар алдында төкермә» дип.
Ярар, ирең, хатының, балаң булмасын, үзең өчен яшисең килгәч. Ә әти-әниең, туганнарың, күршеләрең?
Алда китерелгән юлларны ватсапта ир-ат сөйли. Бик матур, тигез тавыш белән сөйли дә, «Әти-әниләребезнең сүзен тыңлаган һәм үз балаларыбызның сүзен тыңларга, буйсынырга тиеш булган беренче буын» дигән җөмләне әйткәндә тавышы калтыранып куя.
«Ахырзаманга каршы этнең балалары корсагында өрә башлар, ана үзе тапкан баласына кол булыр», дия иде әби. Аңарда бит җиде класс белем дә юк иде. Белем булмаган, ә гыйлем булган!
Безнең күршедә шкаф кадәр таза, шәп гәүдәле Шәрипҗан абый бар иде. Ике малае үзеннән дә шәбрәкләр. Бәрәңге утыртасы көнне шул өйләнгән, әзмәвердәй ике малай ат бакчага чыкканчы кайтып җитәргә тиешләр иде. Соңга калсалар - бетте баш. Әтидән эләгәчәк. Әле ничек кенә.
Җәмәгать, уйланыйк әле, кайда ялгыштык соң без? Ник бүген ата-ана баласы көен көйли, әзмәвердәй баласына йомышчы булды? Ник безнең җәмгыятьне бу мәсьәләләр борчымый?
Рәфкать Шаһиев
Өйдәгене илгә чәчсәң...
Гадәттә, акыллы кеше үзенең пычрак киемен кеше күзеннән яшереп куя да, аннан юа. Үзебез дә пычрак килеш халыкка күренергә уңайсызланабыз. Бүген исә кайберәүләр үзләренең шәхси тормышын интернет челтәренә «элеп» дөньяга тараталар. Бу уңайдан газета укучы-лар нәрсә уйлый икән?
Фәйрүзә Хәбибуллина, пенсионер:
- Бәхет ул тынычлыкны ярата. Гаиләңдә булганны бервакытта да кешегә чыгарып селкергә, дөнья-га чәчәргә кирәкми. Бала-ларыма да шуны әйтәм. Үзең бел дә яшә. Баргансың икән - сабыр итеп яшә. Булмый икән, кешене гаепләмә. Балаларың сиңа да, әти-ләренә дә нәфрәт белән үсмәсеннәр.
Гөлчәчәк, бухгалтер:
- Мин моңа бик каршы. Күптән түгел Руслан Кира-метдинов белән Ильмира Нәгыймова социаль чел-тәрләрдә бик әшәке, яра-маганны эшләделәр. Бу балаларның әтиләренә карата эшләнгән әшәке адым булды. Андый әйбер-ләр «челтәрләр»дә йөрергә тиеш түгел.
Ирек Бәдретдинов, пенсионер:
- Моны бер дә хупламыйм. Гаилә хәлен халыкка күрсә-тергә кирәкми. Дөнья булгач, савыт-саба шалтырамый тормый инде. Элек-электән халкыбыз «Өеңдәге чүпне тышка чыгарма» дигән.
Рафис Харисов, эшмәкәр:
- Бу тәрбиясезлек дип саныйм. Синең гаиләдә ки-леп туган аңлашылмаучы-лыкны башка кеше килеп җайламый. Начар булса да, яхшы булса да, ул бит синеке.
Ләйсән Галиева, студент:
- Ә хәзер бит бөтенесе шулай эшли. Телим икән, язам, теләмим икән, юк. Миндә кемнең ни эше бар. Әгәр дә ул шундый юләр икән - белсеннәр кем икәнен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа