Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тиздән Әлмәттә тагын бер уникаль объект барлыкка киләчәк

"Татнефть" компаниясе ярдәме белән Әлмәт картиналар галереясы яңа бинага ия булачак.

Әлеге бина өчпочмак рәвешендә булачак. Парк ягыннан җәяүлеләр юлы бинаның түбәсендә дәвам итәчәк. Түбә өлешендә уртада төрле мәдәни чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә торган махсус ишегалды  булачак.

16 мең кв. м. тирәсе мәйданны биләгән бина эчендә  экспозицион киңлекләр, рәссамнар өчен остаханәләр, саклагычлар, лабораторияләр һәм кафелар урнашачак.

"Махсус эчке яктырту кичке вакытта пыяла фасадларны төсле тышчага әйләндерәчәк", - дип хәбәр итә шәһәрнең баш архитекторы Антон Севастьянов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса