Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә бер гаилә сөрем белән агуланган

Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

Автомобильчеләр урамы,10 адресы буенча урнашкан биш катлы күп фатирлы торак йортның фатирында хатын-кыз һәм өч бала сөрем белән агуланган. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы Андрей Родыгин хәбәр итә.

Дүрт кешенең  агулануы турында мәгълүмат ашыгыч хезмәтләргә 16 февраль кичендә килгән. 2012, 2014 һәм 2017 елларда туган өч малай һәм аларның 1978 елгы әниләре зыян күргән. 

Балалар-балалар шәһәр хастаханәсендә, әниләре -Әлмәт район үзәк хастаханәсендә тикшерү узган. Тикшерүдән соң зыян күрүчеләр «сөрем белән авыр дәрәҗәдә агулану» диагнозы белән амбулатор дәвалауга җибәрелеп, өйләренә озатылган.


Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

Агымдагы ел башыннан Татарстанда сөрем белән агулануның ун очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган, 23 кеше зыян күргән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса