Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бүләкне «бабай» үзе бирде

Авыл мәктәбендә директор булып эшләп, кандидатлык диссертациясе яклау җиңел түгел.

Миңа шулай кирәк булгандыр инде, мин якладым. Беркемгә бер тиен ришвәт бирмичә, берәүдән дә урламыйча, хәләл көчемне түгеп алдым ул гыйльми дәрәҗәне. Әлбәттә инде, кемнәргәдер ул ошап та җитмәде. Ничек инде ниндидер бер авыл малае фән кандидаты булсын, тузга язмаганны. Ялгышмасам, ул вакытта авыл мәктәбендә эшләп фән кандидаты булган башка кеше юк иде районда. Әле башлангыч мәктәпне яңадан сигезьеллык, аннан урта мәктәп итеп үзгәрттек. Нефтьчеләр ярдәме белән ике катлы янкорма төзелде.


Шулай эшләп йөргәндә, үзем дә белми калдым, Татарстан Мәгариф министрлыгы мине «Россия Федерациясе гомумбелем бирү мәктәбенең мактаулы хезмәткәре» исеменә һәм күкрәк билгесенә тәкъдим иткән. Ә Казанга исә документларны мәгариф идарәсе җитәкчесенең ул вакыттагы милли мәсьәләләр буенча урынбасары Рәзинә Нуриева һәм шул бүлекнең белгече Роза Шакировалар җибәрә. Минем кандидатура бернинди тоткарлыксыз тиз арада Россия министрлыгына китеп бара. Кемнәрдер аңга килеп, бу авыл малаеның эшен туктатырга йөгергәли башлаганда, кем әйткәндәй, поезд кузгалып кына түгел, ә «полный вперед» киткән булган инде. Ничек итеп бирәбез без аңа, шәһәрнең бөтен җитәкчеләре, нефтьчеләр каршы булачак, дип бик борчылган инде җитәкчелек.
Ходай бар бит ул. Теге җитәкчене кызгангандыр. Шаһиевка ул исемне биргәнен күрсәләр, я орышырлар, диптер инде, күкрәк билгесен бирер алдыннан гына аны эшеннән азат итеп куйдылар. Миңа «Россия Федерациясе гомумбелем бирү мәктәбенең мактаулы хезмәткәре» дигән исем белән күкрәк билгесен район Советы сессиясендә, кулны кысып, арка кагып Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев үзе тапшырды - медальне «бабай» үзе бирде.
Ул кагылган кәчтүмнәр күптән тузды, ул кыскан куллар кат-кат юылды инде. Ә аның ягымлы елмаюы һәм җылы карашы күңелдә, ул бүген дә саклана. Шулай, бернәрсәгә дә алдан хәсрәтләнергә кирәкми.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса