Әлмәт таңнары

Бар иде безнең дә яланаяклы чаклар…

Безнең бала чакларыбыз 70-80 нче елларга туры килде. Күпме генә вакыт узмасын, без барыбер Советлар Союзын сагынып искә алабыз.

Шул чорда тудык, шул чорда эшләдек, гашыйк булдык, гомумән, без шул елларда яшәдек.
Бүгенге тормышта үскән балаларга карап торам да, үзебезнең бәләкәй чакны искә төшерәм. Ничек исән калдык икән, дип тә уйлап куям әле хәтта.


Хәтерегездәме, без кечкенә чакта машинада куркынычсызлык каешын кулланмыйлар иде. Аның барлыгын, гомумән, белүче дә юк иде. Ничек шулай йөргәнбез икән, әле бүген дә аңлый алмыйм.
Ул елларда йортларны бикләү, гомумән, ишекләрне бикләп йөрү халык арасында бөтенләй гадәткә кермәгән иде. Без суны да пластик шешәдән түгел, туп-туры колонкадан агызып эчә идек. Иртүк велосипедка утырып чыгып китә идек тә, кич кенә баштанаяк пычракка батып кайтып керә идек. Көне буе безнең кайда һәм ничек йөргәнебезне беркем белми - ул елларда кәрәзле телефоннар бөтенләй юк. Йөри торгач, куллар киселеп, суелып бетә иде. Сугышып та ала идек әле, күз төпләре, куллар күгәрә - ә безгә барыбер. Беркем беркемне судка да бирми, беркем башка кеше өстеннән шикаять тә язмый. Ни өчен дисезме? Чөнки барысына да син үзең гаепле. Безне бит шулай тәрбияләделәр.
Хәтерегездә булса, элек шәһәр урамнарында газировкалы автоматлар тора иде. Андагы бер стаканнан күпме кеше газлы су эчә иде. Авылдан шәһәргә шул суны эчәргә килгән ул чакларны оныту мөмкинме соң?! Хәзер куеп кара син андый автоматны урамга. Беренчедән, Роспотребнадзор моңа ризалык бирми, икенчедән, безнең халык башта стаканын, аннан соң автоматның үзен дә урлап, яки булмаса җимереп китәчәк! Әле ул стаканны урамдагы сәрхүшләр алып китеп үзләренчә кулланалар иде һәм... кире урынына китереп куялар иде. Менә шундый ышанмаслык заманда яшәдек без! Пирожныен да, туңдырмасын да күпләп ашадык, лимонадын да эчтек, аңа карап симерүче дә булмады. Ни өчен дисезме? Чөнки без гел хәрәкәттә идек. Әйе, уен приставкалары, компьютерлар, йөзәрләгән канал күрсәтүче телевизорлар да юк иде безнең. Иптәшләребез белән җыелышып мультфильмнар карый идек. Ул дуслар белән нинди генә уеннар уйнамый идек. Безнең юньле уенчыклар да юк иде бит әле. Фантазиябез дә ташып торган - таяклар, ташлар һәм консерв банкалары белән әллә нинди уеннар уйлап таба идек. Җәен бакчалардан алма, чия, кыяр, помидор, суган җыеп ашап үстек. Ә иң мөһиме - эшләп үстек. Кемне генә алма - тамырлары авылга барып тоташа. Каникулларны да шул авылда, әби-бабайлар янында уздыра идек. Аларның ышанычлы булышчылары булдык. Кышын кар көрәп, тирес түгеп, утын кисеп, җәен печән әзерләп, бәрәңге һәм яшелчә бакчасында чүп утап үстек. Әби-бабайлар шуңа күрә бик зарыгып көтеп торганнардыр безне. Мичтә пешкән кайнар кабартмалар, коймаклар белән чәй эчү, ә кичен җыелышып китап, газета-журналлар уку үзе генә дә ни тора иде бит!


Безнең балачак чыннан да бик бәхетле чор булган икән ул. Гади, тыйнак, матур, тулы тормышлы балачак... Кием-салым, уенчык һәм башка күп кенә әйберләр юк иде, ләкин без шуларны булдыру турында хыялланып яши идек бит. Фломастер, электрон уеннар, Кытай күлмәкләре - балачак хатирәләре.


Хәзер исә, акчаң булса, балаларга уенчыгын, уенын һәм җаны теләгән киемен дә сатып алып бирергә була. Әйе, була, тик балаларның шатлыгы гына ни өчендер озакка бармый. Гомумән, алар бар нәрсәдән тиз туялар.

Реклама


Әти-әниләр балаларының туган көннәрен уздырырга әллә нинди мөмкинлекләр эзлиләр. Тик балаларын инде аквапаркта, кафеда һәм уен бүлмәләрендә бәйрәм оештыру туйдырган булып чыга. Мескен бала! Аңа әле биш кенә яшь, ә ул инде бар нәрсәдән туйган. Хәзерге сабыйлар шулкадәрле тиз үсә һәм өлгерә. Туу белән кулларында телефон. Кирәкме болай эшләргә? Юктыр, дип уйлыйм. Биләүдә джинса чалбар һәм галстук тагып яткан балаларны күргәч миңа никтер аеруча моңсу булып китә. Кирәкми, балаларны сабыйлыктан мәхрүм итәргә ашыкмыйк, болай да өлгерерләр әле.

 

Резеда Исмәгыйлева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: