Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чор галәмәте генә булып калсын

Бүгенге болгавыр һәм катлаулы тормышта булган хикмәтле хәлләргә минем кебек аптырап караучылар шактыйдыр дип уйлыйм.

Тормышыбызга килеп кергән QR-кодлар, маскалар, ПЦР-тестлар һәм башкалар киләчәк буыннар өчен бер мәзәк чор булып тарихка кереп калыр кебек тоела.

Әйе, еллар узган саен заманалар үзгәрергә, кешелек дөньясының тормыш итү дәрәҗәсе дә күпкә сыйфатлырак булырга тиеш иде кебек. Беренче карашка, яшәешебез заманча төс ала, тик шул ук вакытта очын-очка ялгап яшәүчеләр саны кимеми бит. Хезмәт хакы да артмый, социаль ярдәм күләме дә бик түбән әлегә. Шуңа бәйле халык та усал, ачулы. Шушы көннәрдә азык-төлеккә бәяләр арту сәбәпле аз тәэмин ителгәннәр өчен махсус карточкалар булдыру турында кабаттан сүз чыкты. Бу ни була инде? Җәмгыятебез алга барасы урында, киресенчә, артка тәгәри башлады түгелме? 80 нче еллар азагы - 90 нчы еллар башы искә төшеп китте. Әй, кызык иде ул вакытлар. Безнең студент чак. Кибетләрдә азык-төлек бар кешегә дә җитәрлек түгел, аларны талонга гына бирәләр. Казылык, чәй, май, шикәр, хәмер - барысы да талонга.

Безгә, студентларга, талоннарны тулай торакның коменданты өләште. Әле дә хәтердә, казылыкның бер килограммы ул елларда 2 сум 20 тиен тора иде. Бер талонга ике килограмм казылык тия. Шул тулай торакның бер бүлмәсендә без дүрт кыз яшәдек. Биш ел буе бик матур, тату гомер кичердек. Стипендия алу белән акчаны кушылып җыеп куя идек тә, соңыннан ай буе кирәк-яракка тота идек.

Әле дә шул талоннар турында. Аларны барыбызга да бирделәр - без аларны да гомуми кулланышка дип аерым бер тартмага салып алып куйдык. Чиратлап кизү торабыз, кибеткә дә шул графиктагы дежур кеше йөри. Миңа да чират җитте. Колбаса талонын кыстырып мин дә кибеткә юл алдым. Башта кереп ипи, сөт алдым, аннан гастрономга кердем. Талон белән беренче тапкыр эш итүем. Кибеттәге чиратка баскан кешеләрне күзәтәм - алар талонны күрсәтеп, колбасаны үлчәтеп алалар. Мин дә шулай эшләдем. Сатучы миңа да тиешле казылыкны кәгазьгә төреп тоттырды. Төргәкне сеткага салдым да, общагага юл алдым. Минем кибеттән кайтуны кызлар зур түземсезлек белән өстәл тирәли тезелешеп көтеп утыралар иде инде. Паралардан соң үтереп ашыйсы килә барыбызның да. Әй, рәхәтләнеп ипи, казылык һәм шикәр белән кайнар чәй чөмердек. Шунда Раушания исемле кыз тартманы ачты да: «Бәй, син нинди акчага алдың соң бу колбасаны? Монда акча кимемәгән бит!» - дип кычкырып җибәрде. Мин бөтенләй аптырадым. «Ник, анда әле акча да түләргә кирәк идемени?» - дип сорадым. Кызлар эчләре катканчы көлде. Гомере буе авылда яшәгән кешегә бу талонның нечкәлекләрен аңлау кыен булгандыр инде. Шулай итеп, мин ике дә уйламый, иң мөһиме - казылык өчен кассада акча түләмичә генә, гастрономнан чыгып киткәнмен. Ничек мине тотмаганнар - анысы билгесез. Гомерлек оят булыр иде. Мин әле ярый, ә менә Чирмешән районыннан килгән иптәш кыз бар талонга 8 килограмм колбаса алып кайткан булып чыкты. Әй нишләргә белми күрше бүлмә кызлары - көн дә казылык белән ашарга пешерәләр. Аш та, йомырка тәбәсе дә, бутербродлар да шуның белән. Урамда челлә. Суыткыч юк заманалар бу. Әле дә хәтердә, бозылу сәбәпле, ике килограммын ыргытырга туры килде аларга. Ә менә шикәрне күпләп алучылар оттылар гына, чөнки берничә көннән аның бәясе артты.

Әй, кызык инде ул студент еллары. Талон белән беррәттән прокатка телевизор һәм башка көнкүреш техникасын алырга була иде. Җыелышып телевизор алдык. 90 нчы елларда безнең бүлмәгә Анатолий Кашпировскийны карарга дип студент кызлар кереп тула иде. Һәрберсенең кулында су тутырылган чынаяк. Тапшыру барышында савытларын тын да алмый тотып утыралар да, Кашпировский тамашачылар белән саубуллашуга, голт-голт китереп эчәргә тотыналар. «Файдасы бар, минем фәлән җирем авыртмый хәзер», - дигән була үзләре. Минзәлә районыннан килгән бер кыз хәтта чиләккә су тутырып алып кергән иде әле.

Хәзер бу бик кызык күренеш сыман тоела, тик ул вакытларда бар да ихластан, зур ышаныч белән эшләнгән булган бит! Мода ул елларда шулай ук үзенчәлекле иде. Бу чор «банан», «пирамида», «варенка» чалбарлар, төрек свитерлары һәм һинд шарфлары, «брейк» прическалары белән истә калды. Бүген инде без бу вакытны бары тик яшьлек еллары булганга гына сагынып искә алабыз. Тик әлеге талонлы һәм «үзгәртеп кору»лы хәерчелек чорының кабаттан кайтуын теләмәс идек. Агач - тамырдан, кеше сабырлык, дуслык-туганлыктан көч алып яши бит. Менә шулардан аермасын безне бүген Ходай. Калганы - чор галәмәте генә...

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса