Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Уч төбендәге кояш иде

Разим Вәлиуллинның тууына 80 ел

Ул җырдан дәрт, яшьлек, мәхәббәт ташып тора. Күкләр зәңгәрлеге, ләйсән яңгыр тамчыларына кушылып җемелдәгән сары бәрхет алка таккан зирекләр, аларның язгы җыры...

«Зирек алкалары» дип аталган әлеге җырны бик күпләр хәтерлидер. Ә менә авторы кем булуын белмәскә мөмкиннәр. Алай дисәң, аны белмәскә мөмкин дә булмагандыр. Мәһабәт гәүдәле, якты карашлы шагыйрь, композитор Разим Вәлиуллин күпләрнең күңелендә әле дә зирек алкалары моңы булып яши.

Разим Вәлиуллин... Шагыйрь. Композитор. Җырчы. Оста баянчы. Музыка белгече һәм музыка укытучысы. Разим Нәгыйм улы Вәлиуллин 1942 елның 3 гыйнварында Зәй районы Кәдек авылында туа. Әлмәтнең 1 нче татар урта мәктәбен тәмамлагач, өч елга якын Миңлебай мәктәбендә балалар укыта. 1963-1967 елларда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында белем ала. Рәсми юллама белән Лениногорск музыка һәм рәсем педучилищесына эшкә җибәрелә. Утыз ике елдан артык музыка укытучысы булып эшли.

Разим абыйны мин тәүге тапкыр педагогия училищесында укыганда күрдем. Андагы татар укытучылары исемнәрен урысчалатып Энҗе - Евгения, Мәгъшия - Мария булып йөргәндә, ул авылдан килгән балаларга рәхәтләндереп татарча сөйләп, баянда уйнау серләренә төшендерә иде. Кешеләргә, татарына булган яратуы аның күзләрендә генә түгел, гамәлендә чагыла иде. Ул вакытларда Разим Вәлиуллин Лениногорскида «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли. Берләшмә бүген дә аның рухын саклап яши.

1993-2003 елларда исә Разим Вәлиуллин Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкли. Шигырьләре вакытлы матбугатта 60 нчы елларда күренә башлый. 1970 елда «Беренче карлыгачлар» исемле гомуми җыентыкта басыла. Нечкә күңелле, милләт җанлы Разим Вәлиуллин 90 нчы елларда актив иҗат итә. Шигырьләрендә тирән фәлсәфә, гаделсезлеккә каршы көрәш, дөреслекне турыдан бәреп әйтү күзәтелә. Ләкин, турысын әйткән - туганына ярамаган, ди халык. Шуңа да Р. Вәлиуллинның иҗаты ничектер күләгәдә кала бирде. Үз иҗатын пропагандалауга артык игътибар да бирмәде. Ул башкаларны дөньяга чыгарырга, бүтәннәрнең исемен яңгыратырга тырышты. Нефтьчеләр башкаласының сувенир китабына әйләнгән «Әлмәт җырлый» җыентыклары аның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Разим Вәлиуллин 20 китап, 30 симфония, 150 дән артык җыр, хор һәм камера-инструменталь әсәрләр авторы.

2000 нче еллардан гомеренең соңгы көненә кадәр Разим абый белән стена аша күршеләр булып яшәдек. Аның фатирыннан иҗат кешеләре өзелмәде. Миңа да әдәбият-сәнгать турында шактый сөйләшеп утырырга насыйп булды. Инде авырып ятканда күрше Фәрит белән хәл белергә кердек. «Иртәгә авылга китәм. Машиналар да сөйләштем. Капкаларны киң итеп ачып куйсыннар, иртәгә алырга киләләр», диде. Шулай булды да. Иртәнгә китеп барган иде Разим Нәгыйм улы Вәлиуллин. Кеше китә - җыры кала икән.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса