Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Дәүләт Думасында пенсияне арттыру өчен төп шартны атадылар

2022 елда эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясе 18,5 мең сумнан артып китәчәк, дип искәртте Светлана Бессараб.

Россиядә пенсия хезмәт хакы күтәрелгән очракта гына артачак, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб Ura.ru порталына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Парламентның түбән палатасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы искәрткәнчә, пенсия турыдан-туры хезмәт хакына бәяле, чөнки өлкән яшьтәге һәм эшкә сәләтсез россиялеләргә аның булмавын шул рәвешле компенсациялиләр.

«Пенсия, асылда, югалган хезмәт хакы ул. Пенсия артсын өчен хезмәт хакының да күтәрелүе кирәк. Чөнки пенсия фонды нәкъ менә россиялеләрнең хезмәт хакыннан формалаша. Хезмәт хакы күтәрелсә, һичшиксез, пенсия дә артачак», — дип аңлатты Бессараб.

Депутат шулай ук якындагы елларда пенсияләрне индексацияләү процессы турында да искәртте.

«Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе нинди генә очракта да артачак. 2024 елга ул уртача 20 мең сумга җитәргә тиеш. Инде 2022 елда ук эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясе 18,5 мең сумнан артып китәчәк», — дип искәртте ул.

Яңа елдан эшләмәүче пенсионерларның кайбер категорияләре өчен пенсиягә өстәмә акча түләүнең шартлары үзгәрәчәк. Аны 1992 елга кадәр колхоз-совхозларда, машина-трактор станцияләрендә, колхозара предприятиеләрдә, крестьян хуҗалыкларында һәм авыл хуҗалыгы артельләрендә эшләгән кешеләр алачак. Моңарчы әлеге гражданнар өстәмә акчаны алу өчен авыл җирендә яшәргә тиеш иде, диелә хәбәрдә. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса