Эх, Әлмәт мунчасы, яки Җиңел пар белән!
Яңа ел бәйрәме якынлашып килә. Аны һәркем үзенчә каршылый. Һәр кешенең, һәрбер гаиләнең үз традициясе, үз йоласы бар дигәндәй. Берәүләр чит илгә оча, икенчеләр... мунчага ашыга.
«Ирония судьбы, или С легким паром!» фильмын белмәгән, карамаган кеше бармы икән? Юктыр, мөгаен.
Ел саен 31 декабрь көнне телевизордан гел шул фильмны күрсәтәләр. Ул шулкадәр популярлашты ки, аның яңа версиясе дә экраннарга чыкты хәтта. Хәтерегездә булса, төп геройның маҗаралары Яңа ел алдыннан мунчага барып кайтудан башлана. Бәлки шул мунча темасы Россия халкына бик якын булганга күрәдер дә, фильм халык арасында бик нык популярлык казанды.
Әйе, нәрсә дисәң дә, мунчаны ярата безнең халык. Ләүкәдә утырган килеш, эссе парлар бирә-бирә, каен себеркеләре белән чабынып алсаң, яңадан туган кебек буласың. Мунчалар барлыкка килү тарихына күз салсаң, аларның инде болгар бабаларыбыз чорыннан ук бик популяр булганлыгын күрергә була. Тарихи вакыйгаларга һәм борынгы әдәби әсәрләргә нигезләнеп, без кендек әбиләренең балаларны мунчада таптырып, соңыннан яңа туган сабыйларны шушында ук юындырганнары турында беләбез. Бәйрәм алдыннан, туй алдыннан да мунча ягалар. Олы юлга чыккан яки сәфәрдән кайткан кешене мунча кертү иң зур кунакчыллык санала. Хәзер мунчага бару йолага әйләнде, хәтта «бөтен мөһим мәсьәләләр мунчада хәл ителә» дип тә әйтәләр әле. Йорттан мәет чыккач та керне мунчада юалар бит әле. Күпләр каз өмәләрен дә шунда оештыра. Биредә җылы, якты, мичкә терәп ясалган казанда кайнар су гөберди. Соңыннан, эш беткәч, мунчаны юып чыгу берни түгел. Гомумән, мунча безнең тормышыбызда иң кирәк һәм алыштыргысыз урын ул.
Совет чорында кала халкына хезмәт күрсәтә торган җәмәгать мунчалары аеруча популяр иде. Биредә бик аз акчага гына да мунча процедураларының җаның теләгән төрен алырга була иде.
Әле дә хәтердә, без авылдан шәһәргә туганнарыбызга кунакка килгән идек. Ә алар җәмәгать мунчасына барырга әзерләнеп яталар. Алып барырга дип сеткаларына башмаклар, тастымал, сабын, себерке һәм юкә мунчала да салып куйганнар. Безгә, авыл җирлегендә үскән бала-чагага, кызык - шәһәр мунчасы нинди була икән дип, аларга ияреп без дә киттек. Керә-керешкә үк керамик плитәләр ябыштырылган стеналарга, пар эчендә таслар тотып, шау-гөр килеп торган апа-әбиләргә карап, хәйран калганым әле дә хәтердә. Апаның «Кешеләргә бик текәлеп карап торма, әйдә, киттек!» дигәненнән соң гына аңыма килдем. Авыл баласына мондый мунча ят булгандыр инде. Бер көтү халык арасында мунча керүдән оялып, ападан душ керүгә рөхсәт алып, сеңлем белән чыр-чу килеп бер сәгатьләп су астында коендык.
Шунысы да хәтеремдә, киенү-чишенү бүлмәләрендә рәт-рәт тимер тартмалар һәм агач эскәмияләр тезелеп тора иде. Тимер таслар һәм чүмечләр бар кешегә дә җитмәгәнлектән, халык чиратка баскан...
Еллар дәвамында шәһәр мунчалары шактый зур үзгәрешләр кичерде, заманча төсмер алды. Әлмәттә дә коммерциягә нигезләнгән дистәгә якын шәхси мунча, сауналар, комплекслар барлыкка килде. Ә менә гади халык ихтыяҗын кайгыртучы җәмәгать мунчасы шәһәрдә бүген берәү генә. Ул Белоглазов урамында урнашкан. Икенче санлы шәһәр мунчасы чыннан да халык арасында бик популяр. Бирегә әлмәтлеләр генә түгел, ә күрше калалардан да юынырга, рәхәтләнеп ял итәргә дип киләләр. Җәлил, Зәй якларыннан, Акташтан, Кәләйдән, Кәшер, Нәдер авылларыннан һәм Түбән Мактама бистәсеннән дә халык күп йөри бирегә.
Җәмәгать мунчасы иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр халыкка хезмәт күрсәтә. Биредә бар санитар-гигиена таләпләре дә үтәлә. Шунда ук чәчтараш хезмәтләре дә күрсәтәләр. Атнаның сишәмбе көнендә шәһәр мунчасы эшләми - бу көнне җыештыру эшләре генә алып барыла. Сәгать тугыздан соң халык таралгач та идәннән алып түшәмгә кадәр санитар эшкәртү уздыралар, мунчаны иртәнгелеккә әзерлиләр.
Пандемия чорында дәүләт кулланучылар күзәтчелеге таләпләре нигезендә мунча эшчәнлегенә махсус үзгәрешләр кертелгән. Берен-чедән, чәй эчүләр туктатылган, бер партия кеше кереп, 1,5 сәгать узганнан соң, 20 минут дәвамында санитар җыештыру чарасы үткәрелә. Икенче партия шул санитар эшкәртүдән соң гына юынырга керә. Тәүлегенә җәмәгать мунчасында 200 ләп кеше килеп юынып китә икән. Ни кызганыч, илле елдан артык тарихы булган Белоглазов урамындагы бу мунча да 1 декабрьдән эшчәнлеген вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булды. Сәбәбе - җир астында урнашкан торбалар ярылган. Аларны ремонтлау өчен билгеле бер вакыт кирәк.
Бездә бар да халык өчен эшләнә, дисәләр дә, күпләр хәтерлидер әле, 2019 елны әлеге икенче санлы шәһәр мунчасын электрдан да өзеп алганнар иде. Ул вакытта эшләр җайланганчы мунча шулай ук эшләми торырга мәҗбүр булды.
Гафиятуллин урамындагы «Оазис» сәламәтлек комбинаты каршында җай гына эшләгән җәмәгать мунчасы да, ни кызганыч, озын гомерле булмады.
Белоглазов урамында урнашкан җәмәгать мунчасы - социаль объект, ягъни ул халыкка хезмәт күрсәтү юнәлешендә эш башкара. Шуңа күрә дә аны эшләтү һәм яшәтү өчен барлык службалар да теләктәшлек күрсәтергә тиештер.
Кешеләр Яңа ел алдыннан мунча кереп, чабынып, җиңел парлар белән күңелләрен күтәреп кайтырга өлгерсен өчен шулай эшләргә кирәк. «Хуш, рәхмәт мунча хөрмәтенә», диярлек булсын!
Зөлфия АРСЛАНОВА, эшмәкәр, 42 яшь:
- Шәһәр кызы булсам да, мунча керергә бик яратам. Һәр җомгада себеркем белән мунчаламны кыстырып, җәмәгать мунчасына киләм. Бәләкәй чакта бирегә әнием белән бергә йөри идек. Андагы атмосфера бик ошый миңа. Бар уңайлыклар да тудырылган, персонал яхшы, иң мөһиме - бәяләр тешләшми. Шәхси мунчаларга, сауналарга йөрмим. Авылга туганнарга кайткач, анда да мунча керәм. 31 декабрьдә, булмаса гел 30 ы көнне дә шәһәр мунчасына килеп, рәхәтләнеп парланып, чабынып кайтам. Яңа елны каршылар алдыннан гел шулай итәм. Минем кебекләр байтак Әлмәттә. 31 декабрь көнне аеруча халык күп була бу мунчада. Гаиләләре белән килүчеләр дә шактый. Өлгерәсең килсә, иртәрәк киләсең инде. Аллага шөкер, машинам бар, үзем йөртәм, кешегә ялынасы юк анысы. Әйтергә дә куркам, коронавирус белән чирләмәвемне дә шул шифалы мунчадан күрәм. Шушындый социаль мунчалар күбрәк булсын иде калабызда. Югыйсә җитәкчеләребез сәламәт яшәү рәвеше турында күп сөйләргә яраталар, ә менә шәһәрдә җәмәгать мунчасының берәү генә икәнен оныталар. Тагын берәр булса, шәп булыр иде дә. Монысы инде түрәләр колагына әйтелгән сүз. Әлмәтлеләргә - мунчага йөрүчеләренә дә, йөрмәүчеләренә дә сәламәтлек һәм бәхет телим.
Мунча себеркесен пешерү серләре
Иң яхшысы - аны кимендә өч-дүрт сәгать салкынча суда тоту. Вакытыгыз чикле булса, кайнар суда пешекләгез. Дөрес пешекләмәсәң, яфраклары коела торган булачак.
Башта себерке белән тәнгә таба кайнар һаваны куарга. Аяк табаннарыннан башлап, җиңелчә генә суккаларга. Аннары ныгытып чабынсаң да була. Иң соңыннан себерке белән тәнне сыйпап чыгарга кирәк.
Хәлегезгә карап, ләүкәгә 3-4 тапкыр менәргә була. Соңгы кат менәр алдыннан тәнегезне мунчала белән ышкып юып, балга диңгез тозы кушып ясалган скраб сөртегез. Скрабны 10 минут тотып, су белән юып төшерегез.
Кибетләрдә хәзер төрле үләннәрнең эфир майлары сатыла. Бер чүмеч суга берничә тамчы май тамызып, ташка салсагыз, мунчаның файдасы бермә-бер артачак.
Мунчадан чыккач бераз ял итеп алу, шулай ук бал белән тәмләп чәй эчү яхшы.
РЕЗЕДА ИСМӘГЫЙЛЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа