Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә оештырылган күмәк уенда 100гә якын пенсионер катнашты

5 кешедән торган 15 команда бар иде.

Борынгы рус халык уены Әлмәт шәһәренең  паркында йөзгә якын пенсионерны үзенә җыйды. Ветераннар советы һәм шәһәр компанияләре вәкилләре җитезлектә, зирәклектә көч сынашу өчен ярышта очраштылар.

 Ярышта ветераннар советы пенсионерлары, шулай ук компания һәм предприятие хезмәткәрләре катнашты. Командалар составында шәһәр пенсионерлары. Кемдер хәтта «Импульс» клубы катнашучылары кебек ярышларга махсус әзерләнгән. Атнага бер тапкыр алар уен техникасын өйрәнгәннәр.

Уртага кечкенә таяклардан ясап куелган фигураны таяк атып аударырга кирәк. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча «Таграс-Энергосервис» командасы беренче урынны алды, «Буровик» командасы икенче булды, ә бронза медальне «Импульс» алды.

 

 

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса