Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сөйлим әнием турында

Әниләр көне. Ә бит ныклап уйласаң, елның 365 көне дә әниләрнеке.

Тик ул көнне барысы да бәйрәм түгел, шунысы бик кызганыч. Югыйсә, бу якты дөньяны бүләк иткән өчен генә дә безнең әниләр алдындагы бурычыбызны түләп бетергесез.

Бервакыт бер ир кеше пәйгамбәребез Мөхәмәдтән (с.г.в.) аны хәрби походка алуын сорап мөрәҗәгать иткән. Аллаһның рәсүле (с.г.в.) аннан әнисе бармы икәнлеге белән кызыксынган. Тегесе бар дип җавап биргәч, әйткән: “Аның янында кал, чөнки оҗмах – аналарның аяк астында”, - дигән.

Әниләр безнең өчен бары әни. Ә бит алар һәрберсе үзгә, һәрберсе кабатланмас. Бәйрәм көнендә булса да, әйдәгез, алар турында сөйлик әле. Башкалар да ишетсеннәр.

Фәридә Исмәгыйлева, Әлмәт татар дәүләт театры директоры:

Әниләр турында бик күп шигырьләр языла, җырлар җырлана. Әнигә мәдхия җырлау– ул гадәти күренеш. Мин үземнең әнием Нурлыгаләм Гәрәева турында күңелемдә йөрткән бар уйны сүз белән генә җиткерә алмамдыр. Ул ниндидер үзгә әни иде. Бу дөньяда инде әнисез калганыма да дүрт еллап вакыт узды, үзем инде әби кеше. Әмма мин яшияши шуны аңладым – тормышта күпме генә якыннар, дуслар, яраткан эше булмасын, әнидән дә якыны булмас. Мин бер нәрсәгә шаккатам, бүгенге катлаулы чорда кемнәрдер тарафыннан әниләргә карата булган кадерсез мөнәсәбәттелевизор экраннарыннан төрле тапшыруларда еш күрсәтелә башлады. Без үскәндә алай түгел иде, әниләргә мөнәсәбәт башка төрлерәк иде. Җәмгыять яхшы якка үзгәрмиме соң әллә, белмим..

Бу очракка мин үземне дә кертә алыр идем әле, чөнки тиешенчә тәрбияләп бетерә алмадым әниемне. Ул бик каты авырды-кармадык түгел, карадык, әмма бүген теләгән кебек үк түгел. Минем бик күп үкенечләрем калды әнигә карата: яшь чактагы булган җүләрлекләрем, аны тыңламауларым, тискәре булуларым һ.б. Мин еш сәхнәгә чыга идем, ә ул чыгышымны карарга тырыша, омтыла иде. Мин исә аны ничек кенә итеп булса да алып бармаска тырыша идем. Нәрсә белән бәйле булгандыр-моны әле дә аңламыйм. Бәлки оялганмындыр. Ә бит кыяфәтем, торышым, хәтта эчке халәтем, әдәбиятны, сәнгатне сөю- барысы да әнидән салынды миңа.

1944 елны аны атаклы җырчыбыз Рәшит Ваһапов чакыруы буенча Зөләйха Хисмәтуллина белән бергә Мәскәү опера студиясенә бернинди имтихансыз, конкурссыз алалар. Сугыш еллары, ул инде кияүгә чыккан була. Олы апамны каенанада калдырып киткән. Соңгы аяк киеме, босоножка дип сөйли инде ул, тетелеп төшкәч, СССРны халык артисты Азат Аббасов шул босоножкасын төзәтеп, каешларын ялгап бирә. Мин кайтып китәм, ирем рөхсәт итми, ди әнием. Әти ул вакытта кызыл командирлар мәктәбендә Хонхинголда Хәсән күле буенча. Шулкадәр үгетлиләр әнине. Син безнең булачак Кармен, кайтма, шундый тавышны югалтырга ярамый, син безнең сәнгатькә кирәк, диюләренә карамастан, әни кайтып китә, ул башка юлны сайлый. Ә бит ул Салих Сәйдәшевнең өендә булганда, аңа композитор үзе “Җырла әле, сеңлем, Батырҗан ариясен” ди торган булган. Шундый шәхесләр янында әнием баласы өчен кайтып китә.

Ул өч бала үстерде. Бер генә җырны да тыныч кына тылый алмый, һәрвакыт елый иде. Хәзер күп кенә иҗат кешеләре, сез бик күп халык җырары беләсез, дип миңаеш мөрәҗәгать итәләр. Болар барысы да шул әниемнәнкилгән бит инде.

Әнием искиткес матур итеп бизәкләп, гимназия ачылуга дип теккәе күлмәк тә исән әле минем. Аны оныгыма дип әзерләп, пакетка салып куйдым. Әнием барлык сәхнә күлмәкләрен, хәтта пальтоларны да үзе тегә иде. Мин әниемә андый кадер-хөрмәтне күрсәтә алмадым шул.

Ереванда Сергей Параджанов музеена бардым. Аның теләсә нинди чүп-чардан искиткеч эшләпәләр, картиналар ясаганына шаклар катып кайттым. Фильмнар төшерә алмагач, ул аларны ясаган да ясаган. Шунда мин әниемне искә төшереп еладым. Ул да үзен иҗатта реальләштерә алмагач, төсле пыялаларны ваклап, клей белән ябыштырып, төрле картиналар ясаган. Алар беелән өебез тулган. Менә иҗатын ул шулай чыгарган. Әниемне мин башка бер кеше белән дә чагыштыра алмыйм, ул табигать тарафыннан безгә җибәрелгән бер бүләк булган.

 

 

Эльмира Хәсәнова, мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары:

Әни Ландыш Нигъмәт кызы Зарипова мине дөньяга тудырганы, үстергәне, тәрбияләгәне, белемле иткәне, тормышта дөрес юнәлеш күрсәтеп, үз юлымны табарга мөмкинлек биргәне өчен мин үземне җир йөзендәге иң бәхетле балаларның берсе дияр идем. Апам Лилияне дә, мине дә әниебез хезмәт белән тәрбияләде, эшкә өйрәтте.

Гомеренең 43 елын балаларга белем бирүгә багышлаган әниебез. Ул үз эшен яратып, шулкадәр бирелеп эшләгәнгә күрә, “мин дә укытучы булам” дигән хыялларым үсә төшкәч үзгәрде: “Мин аның кебек булдыра алмам!” Иртә белән мәктәпкә йөгерә, кичен кабат мәктәп (түгәрәкләр, чиксез күп чаралар, кичке мәктәп).Ә өйдә аны абзар тулы мал, зур бакча, тау булып өелгән дәфтәрләр көтә. Бала вакытта барлык укытучылар да безнең әни кебектер дигән уй кереп оялаган иде баш миенә. Укыту эшен сайламасак та, тәрбия эшеннән читтә түгелбез. Әгнинең тәрбиясе шундый булды, үзе кебек гадел: гадел, тырыш, намуслы булырга, алдашмаска, әләкләшмәскә. Ул безне бервакытта да якламады, үсендермәде, кирәк чакта усал да була белде.

“Мин җитәкче кеше” дип беркайчан да борынын күккә чөймәде, безне җитәкләп иң беренчеләрдән булып колхоз эшенә дә, иҗтимагый эшкә дә йөгерде. Кечкенәдән бергә уйнап үскән күрше-тирә, сыйныфташлар, дус-ишләр апам белән миңа гел “сезнең әни бит башка төрле” дип кабатларга яраталар иде, бездән бераз көнләшәләр дә иде кебек. Чөнки әни горур, ышанычлы, киңзшче, тормыш яратучы, йөзендә һәрчак елмаю, әйтәчәк һәммә сүзе алдан уйланган, гел хәрәкәттә. Хәзер дә ул утырып тора белми. Дөнья хәлләреннән хәбәрдар, яңалыкларның берсен дә калдырмый, тыңлап, карап, укып бара. Бүген дә ул безнең өчен бар яклап үрнәк, аның белән киңәшләшәбез, фикер алышабыз, ул күрсәткән юнәлештә алга атлыйбыз. Бәйрәм белән сине, Әнием! Бәйрәм белән, апам! Бәйрәмегез белән, әниләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса