50 дән узган әлмәтлеләр бәйгедә катнаша ала
Әлмәтнең пенсионерлары һәм 50 яшьтән өстә булган әлмәтлеләр бәйгедә катнаша ала.
Ул "Интернетка рәхмәт-2017" дип аталган компьютер грамоталылыгына өйрәнү буенча пенсионерларның шәхси казанышлары 3 нче Бөтенроссия бәйгесе. Бәйгегә эшләр 2017 елның 9 октябренә кадәр кабул ителә. Ноябрь башында йомгак ясалачак. Бәйгедә катнашу өчен www.azbukainterneta.ru/konkurs сайтына кереп заявка калдырырга кирәк. Шунда ук номинациягә туры китереп үзеңнең бәйгегә эшеңне - эссе һәм фотолар җибәрергә.
Бәйгенең интернеттагы рәсми бите: azbukainterneta.ru/konkurs.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа