Җаваплырак булу сорала
«Кешенең татар икәнлеге фамилиясеннән дә аңлашыла бит». Халык санын алу кампаниясендә катнашучы буларак, әнә шундый фикер ишетергә туры килде миңа.
Килешмәдем. Минемчә, кешеләр үзләренең милләтен үз телләре белән әйтергә һәм ул шулай язылырга тиеш.
Таҗлы вирус белән бәйле катлаулы шартларга карамастан, илебездә халык санын алу кампаниясе дәвам итә. Мәгълүм булганча, чара өч төрле формада уза: исәпкә алучылар өйдән-өйгә йөреп мәгълүматлар туплый, аларны өйләренә кертергә теләмәүчеләр махсус стационарларга барып яки дәүләт хезмәтләре порталы аша сораштыруны үзләре дә уза ала.
Бер көнне кичен безгә дә ишек шакыды волонтер. Үзем кунаклар белән мәш килгәнгәме, тормыш иптәшемә син үтә тор, дидем дә, кухняга кереп киттем. Исәпкә алучының зәңгәр жилеттан, портфель, планшет тоткан булырга тиешлегенә дә игътибар итмәгәнмен. Чыгуыма, гадәти киемнән яшь кенә кыз каралама кәгазьгә өстән-өстән генә җавапларны язып маташа. Дөрес, респондент, бу очракта ирем каршы килмәгәндә, җанисәп алучыларга мәгълүматларны кәгазьгә генә дә тутыру мөмкинлеге каралган. Тик шулай да бу хәл мине сагайта төште. «Милләте турында сорадыгызмы?» - дигән сорау бирергә ашыктым кызга. «Ә нигә, фамилиясеннән дә аңлашыла бит инде татар икәнлеге», - дип җаваплады кыз. Мин каршы дәлилләр китерә башлагач, кыз үзенең волонтер әнисенә ярдәм итү йөзеннән генә бу эшкә алынуын сөйләп бирде. «Мин болай эшләгәнгә риза түгел, әниең үзе килсен, үскәнем, яме», - дип кызны озаттым. Соңрак чын волонтер әнисе кереп, аңа дәгъвамны белдереп, милләт мәсьәләсендә аңлаштык та, ирем белән икебез дә җанисәпне таләп ителгәнчә үтеп, күңел тынычланып калды.
Ул гына да булмады, авылда яшәүче туганыма шушы хәлне тәфсилләп сөйләгәндә тагын бер җавапсызлык очрагы ачыкланды. «Безнең гаиләдән дә милләт, тел турында сораштыручы булмады инде», - дип куйды ул сүзара. Ничек?! Минем уйлавымча, һич кенә дә алай булырга тиеш түгел!
Җанисәп мәгълүматлары ил җитәкчелегенә халык турында фикер туплау, илнең икътисади, мәдәни үсеше буенча план төзү өчен кирәк. Нинди йортта, нинди шартларда, нинди акчага яшәвең белән беррәттән, кайсы мил-ләттән булуың һәм нинди телдә сөйләшүең дә җанисәп бланкларындагы сораулар арасында иң мөһимнәре. Кешеләрнең милләте турында иң дөрес мәгълүмат, билгеле булганча, нәкъ менә җанисәп барышында туплана да.
Әйтәсе килгән фикерем шул: җанисәп кампаниясендә катнашучы һәр ике як - халык санын алучылар да, сораштыруда катнашучы кешеләр үзләре дә игътибарлырак булсыннар, бу чарага җаваплырак карасыннар иде.
Гөлфия Ханова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа