Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гомер буе алгы сызыкта

Төштә ул еш кына үзен эш урынында күрә. Моңа гаҗәпләнәсе дә юктыр, чөнки отставкадагы милиция полковнигы Әдһәм Равилов бөтен гомерен җинаятьчелеккә каршы көрәш эшенә багышлаган, һәрвакыт иң куркыныч участокта, алгы сызыкта булган.

Әдһәм Равил улы Равилов Саба районы Мичәнбаш авылында гади крестьян гаиләсендә туып-үсә. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, нәселдән-нәселгә күчеп килгән игенчелек хезмәтен дәвам итү нияте белән, Казан элеватор-он тарту сәнәгате техникумына укырга керә.

Аны тәмамлап, күпмедер вакыт «Заготзерно»ның Шәмәрдән пунктында өлкән лаборант, аннан лаборатория мөдире булып эшләргә дә өлгерә әле. Тик... хәерсез сугыш башланып, егетнең бөтен планнарын челпәрәмә китерә.

1941 елның сентябрендә Әдһәмнең кулына хәрби комиссариаттан повестка тоттыралар. Комиссия аңа Ленинград хәрби артиллерия училищесына юллама бирә. Тик егеткә озак укырга туры килми, авыруы ачыкланып, күпмедер вакыт госпитальдә дәваланганнан соң, аны өенә кайтарып җибәрәләр.

Әдһәм бер елдан артык туган якларында, «Загот-зерно»ның шул ук пунк-тында эшли. 1944 елда янә армиягә алалар, тик бу юлы ТАССР дәүләт иминлеге комитеты карамагына җибәрәләр. Берничә тапкыр фронтка озатуларын сораса да, «тылда да фронт», дип егетнең үтенечен кире кагалар.

1945 елның ноябрендә КГБның оператив хезмәткәре Ә. Равиловны, бандитларга, коммунистлар, комсомоллар, активистларны үтерергә дип калдырылган фашист ярдәмчеләренә каршы көрәшергә дип, Литвага командировкага юл- лыйлар. «Көндез алар урманнарда яшеренә, ә төнлә үз өннәреннән чыгып, кара эшләрен башкаралар иде», дип искә ала Әдһәм ага. Әмма җирле халык арасында «урман бандитларының» үч алуыннан курыкмыйча, оперативникларга ярдәм итүчеләр дә табыла. Эш барышында тап булган берничә татар авылында гомер итүче Балтыйк буе мөселманнарының - туган телләрен онытып барсалар да, һәр авылның үз мулласы булган җирле халыкның ярдәме нык тия иминлек хезмәткәрләренә. Тик шулай да югалтуларсыз да булмый. Алар турында сөйләгәндә Әдһәм Равиловның бүген дә күңеле тула, җаны сыкрый...

Сугыш инде күптән тәмамланган, Литвада хәл тотрыклылана. 1948 елда 26 яшьлек Әдһәм Равиловны ТАССР Дәүләт иминлеге министрлыгының (МГБ) Тымытык район бүлеге начальнигы итеп билгелиләр. Ул вакытта егет җитәкче коллегалары арасында иң яше була. Ул МГБның Свердловск махсус мәктәбен тәмамлый. Көч структураларындагы чираттагы реформадан соң, МГБ органнары бетерелә. 1954 елда Әдһәм Равилов Азнакай районы милиция бүлеген җитәкли. 11 елдан Әлмәт шәһәр һәм район эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эш буенча урынбасары итеп күчерелә. Бүлекнең ул вакыттагы легендар җи-тәкчесе С.Г. Васильев яңа урынбасарын җылы кабул итә, беренче көннәрдән үк аңа җинаятьчеләрне эзләү буенча эш белән бәйле мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итү мөмкинлеге бирә.

Әйтергә кирәк, ул вакытларда Әлмәт районында ел саен унар-уникешәр җинаять кылына. Ачылмас-тай тоелганнары күп була. Әмма шәхсән Әдһәм Равилович һәм аның кул астындагы хезмәткәрләрнең игътибарлылыгы, үҗәтлеге, кыюлыгы бәрабәренә, кайдадыр җирле халык ярдәме белән җинаятьләрнең 90-95 проценты ачыла, гаеплеләр тиешле җәзаларын ала. Тырыш хезмәт нәтиҗәләрен бирми калмый. Инде 1969 елда җинаятьләр 30 процентка кими. Тик бу криминаль милиция хезмәткәрләренең эше кими дигән сүз түгел, алар бервакытта да эшсез утырмыйлар. Сүз уңаенда әйткәндә, Әлмәтнең Әдһәм Равилов җитәкчелегендәге җинаятьчеләрне эзләү бүлеге ун ел дәвамында республикада алдынгылыкны үз кулында тота. «Кадрлар бик көчле иде», дип саный Әдһәм Равилович үзе. Чыннан да, соңрак аларның күбесе якын-тирә районнарның эчке эшләр бүлеге начальниклары, я булмаса урынбасарлары булып китә. Полковник Ә.Р. Равилов үзе Әлмәт шәһәр һәм район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары вазифасында 1984 елга кадәр хезмәт куя. Лаеклы ялга китеп, бүлекнең ветераннар советында эшләгән дәвердә дә ул туган йорты кебек якын күргән эш урынына еш килеп, яшь хезмәткәрләр белән очраша, бик теләп үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Сугышчан һәм ведомство бүләкләре белән үзенең милиция кителен ул Әлмәт полиция бүлегенең 2013 елда төзелгән тарих музеена тапшырды. Әлеге күркәм экспонат музейга килүчеләрдә зур кызыксыну уята.

Әдһәм Равилович - тотнаклы, ипле, аз сүзле кеше. Хәләл җефете белән 69 ел бергә гомер кичереп, Равиловлар өч бала тәрбияләп үстерделәр. Берсе тау инженеры, икесе табиблар. Кызганычка каршы, Сәвия Закировна берничә ел элек бакыйлыкка күчте.

99 яшьлек Әдһәм ага бүгенге көндә кызы белән яши. Табигатькә каршы барып булмый, диләр. Шулайдыр. Тик яшь үзенекен итсә дә, бәхеткә, дан-шөһрәт иясенең бүген дә зиһене ачык, хәтере яхшы. Хәерле-бәрәкәтле гомер, ныклы исәнлек сезгә, Әдһәм Равилович!

 

 

Әлфия Ярмиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса