Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтнең "Кайгырту" үзәге хезмәткәрләре күрмәүчеләрне яхшырак аңлар өчен күзләрен каплап, махсус эксперимент уздырган

Ярты сәгать эчендә күрмәүче кеше ролен сынап карау өчен, шәһәр буйлап экскурсия оештырылды

26нчы октябрь көнне Әлмәт муниципаль районында «Кайгырту» үзәге җирлегендә «Шәһәр күрмәүчеләр теомлавынча»  чарасы уздырылды, анда гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлегенең 3 хезмәткәре катнашты.



Бурычлар: шау-шулы шәһәрдә ишетү, аңлау, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата мәрхәмәт хисләре тәрбияләү.

Чараның максаты: җәмгыятькә сукырларның һәм начар күрүчеләрнең авырлыклары, аерым ихтыяҗлары турында ирештерү. 


Шәһәр буйлап көн саен йөрергә туры килгән күрмәүче кешеләр нәрсәләр кичерә? Алар ничек юл аркылы чыга, автобусларда ничек йөри? Бәхеткә, күрә алучылар моны аңлый алмый. Әллә аңлый аламы? Ярты сәгать эчендә күрмәүче кеше ролен сынап карау өчен, шәһәр буйлап экскурсия оештырылды, аның барышында сәламәт кеше күзләрен бәйләвеч белән каплап, урамга чыкты һәм караңгылык чоңгылына чумды, тулысынча физик куркынычсызлыкны саклаучы күрүче иптәшенә тотынып йөрде.


"Кара бәйләвеч кигәч, дөнья үзгәрә. Уч төбендәге кебек булган урам тавышлары, сөйләм, машиналар, ырылдап, сиңа ташлана. Тавышлар тетрәндерә һәм хәрәкәтсезләндерә – бер адым ясавы да куркыныч. Һәр адым билгесезлеккә адым кебек. Чара дөньяны башка яктан тоемларга, күрмәүчеләргә шәһәрдә ни дәрәҗәдә авыр икәнен аңларга мәҗбүр итте", ди оештыручылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса