Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тәгәри китте уйларым

Бөтен кеше күңелсезләнеп, борчуда йөри бу көннәрдә. Вакцина ясату-ясатмау, зур сәүдә үзәкләренә һәм башка бик күп урыннарга керү өчен кодлар сорау...

Вакцина ясатканы ясатып курка, ясатмаганы ясатыргамы дип аптырый. Ясатмыйча сатып алганы «әллә ясатасы булдымы икән? » ди. Ясатса да, курка, ясатмаса да. Курыкмас иде, берәүгә дә ышанмый. Ышаныр иде, кая карама алдыйлар.

Бөтен кешенең «җан дусты»на әйләнгән интернет челтәрләрендә дә һаман үлем турында. Фәлән кеше үләр алдыннан фәлән дигән, төгән дигән... Аннан тезелә соңгы юлга озату күренеше... Кабер өстендә баш очына куйган такта белән тәмамлана фотосессия. Инде озатканнан соң да көн саен шуны тезәләр. Үлемнән хайп ясыйлар түгелме соң? Әйе, бүген авыр, үлем-китем күп. Якыннар да, танышлар да китә. Ләкин бит тормыш үлемнән генә тормый. Үлемне генә язып, аны гына сөйләп ул кимерме? Куркыр инде анысы, сүз дә юк. Кем инде үлемнән курыкмый көне-төне шуны сөйләп торгач. Тәүлеккә ничә кеше үлгәнлеккә сводка. Ярый инде, безнең халык чыдам, нык. Башта тәүлеккә 3 иде, хәзер 9 кеше үлә. Башкортостаннар «слабый» булып чыктылар. Элек тә, хәзер дә өчәр дистәләп кырылалар. Сүз дә юк, боларны күргәч, укыгач кеше уйлана. Уйлый торганы. Уйлый торганы бит инде аның башкасын да уйлый. Ватсапта да, интернетта да хәбәрнең төрлесе. Һәм анда да шактый дәрәҗәле, саллы шәхесләрнең чыгышлары була. Ә кешенең йөрәгенә курку салып кына ни үзгәрә икән? Бәлки ышаныч салыргадыр кешеләр күңеленә? Инде соңга калмаган булсак.

Бөек Ватан сугышында өчәр-дүртәр улын югалткан аналар булган. Ирләре сугыштан кайтмыйча итәк тулы бала белән калучыларның исәбе-хисабы булмаган. Ә бүген безгә «Сугыш бара», диләр. Дошман дигәне кайда да, кем белән сугышабыз? Ләкин бит сугыш вакытында да бирешмәгәннәр.

Ә бит дөнья вирустан да, үлемнән генә тормый, җәмәгать. Сирәк булса да өйләнәләр, кияүгә чыгалар. Авылда да бәбиләр туа тора. Шәһәрнең яңа төзелгән йортларында бер генә балалы гаилә юк диярлек. Бер баласы арбада, икенчесен күтәргән, өченчесе әнисенең карынында. Авырлык булмыйча тормый инде, нихәл итәсең.

Интернетта утыручы-ларның күңелләре булсын дип, әнә җырчылар үзләренең бөтен эчләрен-тышларын әйләндереп, үзләрен алкышлаган тамашачыларына күрсәтә торалар. Кайчан эч-кән, никадәр эчкән, нәрсә дип әйткән... Икенчесенең, имеш, күтәрә алмас хәсрәте бар – этләре авырган. Бер җырчының әнисе кулын сындырган, кайсыныңдыр әбисе вафат булган. Фәләнева авырга калган, Төгәнев икенчесен судка бирә, имеш. Юк, бирми икән инде, кире уйлаган. Кайсы җырчы кайсы илдә ял иткән, арт кыздырган... Я, кызык түгелме бу? Сәхнәгә чыгып «Кайчан киләсең? Нигә килмисең? Килмәсәң, тагын да әйбәт!» дип 3-4 ел такмак әйтәләр дә, башкала тирәсендә хан сарае салып куялар. Имеш, алар эшлиләр, алар тик ятмыйлар. Ә менә гомер буе балаларга белем биргән, хастаханәдә ятучы авыруларны караган, җир сукалаган, икмәк пешергән, сыер сауган, нефть чыгарган, заводта станок артында деталь ясаган кешеләр эшләмәгәннәр икән. Хәзер дә эшләмичә түбәгә төкереп яталар була инде. Никләр генә бу эшче, колхозчы халкы үзләренең икешәр дә, өчәр катлы йортларын, диңгез буенда кызынып ятканнарын инстаграмга куймыйлардыр. Ялкаулар инде. Куйган фотолары да йә бакчада казына, йә бәрәңге утый... Әлфия Афзалова белән Илһам Шакиров та ялкау булган инде алай булгач. Үзләренең йортлары да булмады.

Йә без инде «уңган-булган» халыкның фотоларына хушыбыз китеп, аларның ызгы-талашларын укып рәхәтләнәбез. Хәтерегездә булса, 1нче канал «Моя семья» дигән шоу күрсә-тә иде. Бер апаң шуны бик ярата икән карарга. Ире эштән кайта - апаң шуны карап утыра. Абзыең кайта – апаң тагын «Моя семья» карый. Шуннан ире: «Фәрдия, кеше семьясын караганчы, син үз семьяңны карасаң, яхшырак булмасмы икән?» дип әйткән ди. Сабыр булган инде ир дигәнең.

Әйдәгез әле җәмә-гать, һаман чир дә, үлемне генә сөйләмик. Янәшәбездә никадәрле яхшы кешеләр, изге гамәлләр, күңелле, шатлыклы вакыйгалар. Языгыз, хәбәр итегез. Газетага сез язган яхшы хәбәрне укыгач, башкаларның да күңелләре күтәрелеп китсен. Үлемсезләрдән үлемсез Әлмәндәр: «Әгәр дә кешеләр минем яннан елмаеп китәләр икән, алар башкалар янында да елмаялар. Аларга карап икенчеләре елмая. Шулай

итеп никадәрле кеше елмайган булып чыга», ди. Сез язганнарны, без язганнарны укып елмайсыннар, башкаларның да яшисе килсен. Үзебезнең «семья» ны карыйк әле.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса