Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бер күрешү – бер гомер

Без Сарман районы Иске Минзәләбаш мәктәбен тәмамлаганга 50 ел тулу уңаеннан классташлар очрашуына Әүлия чишмәсенә җыелдык. Бу шатлыклы мизгелләрне язып аңлата торган түгел. 50 ел - бер кеше гомере.

Башлангыч сыйныфны Куҗак авылында тәмамлап, 5 нче сыйныфка Минзәләбаш авылына киттек. 5 км араны узып, көн дә мәктәпкә сәгать 8 гә дәресләргә килеп җитү, язгы ташулар, көзге пычраклар, карлы, юлсыз бураннар. Без бер генә көн дә мәктәпкә бармыйча калуны уебызга да китереп карамадык.

Салкын кышларда интернатта ягылган мич янында 6 көнгә җитәр микән бу ипи дип кайгырулар, хисләргә бирелеп серләшүләр - әлеге мизгелләрне гомерләр узса да, хәтта маңгайдагы сырлар оныттыра алмас. Җәй көне чөгендер басулары, янып-пешеп практикага йөрүләр, юлда берәр тирес түккән трактор очравына сөенеп, аңа төялеп, кош тоткандай өйгә кайтулар. Болар бөтенесе татлы бер төш. Очрашуга ниндидер сәбәпләр аркасында кайта алмаганнар бүгеннән үк классташлар белән элемтәгә кереп, киләсе күрешүләр хакында белешә башлагыз.

Мин нинди егетләр-кызлар белән укыганыма бик сокланып утырдым. Барысы да акыллы, төпле, зиһенле, тәртипле. 5 нче сыйныфтан 8 гә кадәр класс җитәкчебез Фәүзия апа Зармова булса, 9 нчы класска яңа гына институт бетереп кайткан Илүзә апаны билгеләгәннәр. Бу минутларда ниләр кичергәнен үзе генә белгәндер. Ә бүген үзенең җимешләренә сөенеп, горурланып утыргандыр.

Кызлар шундый матур итеп табын корды, егетләр - учак янында. Эчемлексез туйлар нинди күңелле булса, бу очрашу да шундый рәхәт үтте. Кичәне Илүзә апа башлап җибәрде, барлык укытучылар һәм укучыларны искә алдык, арабыздан киткәннәр рухына дога укылды. Һәрберебез үзенең тормыш юлы, ирешкән уңышлары, балалары һәм оныклары өчен сөенүләре турында сөйләде.

Кичәне Зөфәр, Лениз һәм Фәрит чын йөрәкләре, күңелләре белән алып бардылар, кулларыннан гармун төшмәде, ә кызлар аларга кушылып, матур җырлар башкарды. Бу мизгелләр мәңге онытырлык түгел.

Бер егетебез шушы очрашуны көтеп, өч атна дулкынланып йөрдем дип сөйләде. Ләшәү, Ләшәү-Тамак, Дүсем, Куҗак, Минзәләбаш егетләре-кызлары, барыгызга да йөрәк түреннән чыккан рәхмәтләремне җиткерәм. Безне шушы тормыш юлына аяк бастырган, чын ир-егетләр һәм хатын-кызлар итеп тәрбияләгән һәр кешегә, иң беренче чиратта әти-әниләребезгә, Минзәләбаш мәктәбенә, укытучыларыбызга иң изге теләкләремне юллыйм, үлгәннәрнең рухы шат булсын.

Егетләр, сез шундый тәртипле, тәрбияле, миһербанлы, һәрберегез гаилә җанлы – мин сезгә шундый сокландым. Кызлар, ә сез уңган-булганнар, ялгызларга сабырлык телим, парлыларның канатлары каерылмасын. Илүзә апа, кичәдә безнең белән булганыгыз өчен Алланың рәхмәтләре яусын, исән-сау булыгыз.

Тамара Сөләймановна Хәлитова (элекке драмтеатр директоры) безне математикадан укытты. Ходай сезгә исәнлек-саулык бирсен, бирешмәгез. Барыгызга да сәламәтлек, тигезлек, бәхет, шатлыклардан гына торган тормыш телим. Балаларыгызга куанып, аткан таңнарга сөенеп, яшәргә дә әле яшәргә.

Нәфисә Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса