Әлмәт таңнары

Лена Усманова: «Безне бит Әлифба авторлары укытты...»

Асфальт юл алга тәгәри. Юл читендәге урман полосалары ничектер кояшлы, җылы майны хәтерләтә.

Кызудан коелганнан калган сирәк тупыл яфраклары сыек кына, үтәкүренмәле яшел ефәк ябынган кебек.

Лена Шәйхи кызы Усманова белән сөйләшеп утырганда, мин яңадан көзләрдә кабатланган язны күз алдына китердем.

Аның сөйләшүе, аралашу рәвеше ефәккә төренгән яз кебек иде.

- Укытучы һөнәренә мәхәббәт әтиемнән күчкәндер. Гаиләдәге җиде баланың бишесе: Асия, Фәүзия, Лена, Лира, Розалия - укытучылар. Бергә җыелгач кече педагогик киңәшмә була иде бу йортта. Димәк, әтинең үрнәге нык тәэсир иткән. Әтинең әтисе Усман бабай бик алдынгы карашлы ке-ше булган. Әтидә шул кан инде. Әни белән икесе дә гарәп телен дә беләләр иде. Икесе дә Коръән укыдылар. Латин графикасын да өйрәнгән. Ул елларда Әлмәттә укытучылар курсы ачыла. Һәм әти шунда йөреп укый. «Бер 10 литрлы шешәгә сөт тутыра идем, ипи пешерә идем. Әтиегез шуны алып китә иде бер атнага», - дип сөйли иде әни. Аннан соң ул Бөгелмә педучилищесын тәмамлаган, Казанда укыган. Сугыш чыккач, сугышка алынган. Аннан кайткач, бронь белән калдырганнар һәм Тайсуганга мәктәп дирек-торы итеп күчергәннәр. Соңрак үзебезнең мәктәпкә кайтты. Тарих, география укытты. Дәрескә бик нык әзерләнә иде инде безнең әти.

Ул бөтен дөньясын онытып әтисе турында сөйли. Шуңа игътибар иттем, әтисе турында сөйли башласа, Лена апа гел үзгәреп китә. Аңа карата булган хөрмәте, яратуы йөзенә генә түгел, тавышына чыга.

Әтисенең дәрескә әзер-ләнүләрен, бакчадагы һәр алмагачны ничек ашлап, сулар сибүләренә кадәр тәмләп, яратып искә ала Лена апа.

- Габдрахманда җиде класс тәмамлаганнан соң, әти игезәк сыңарым Лира белән мине, без-нең класстан Гөлчирә исемле кызны Арча педучилищесына укырга илтте. Безнең 12 көн экзамен биргәнне көтеп, әти Арчада торды. Безне бит анда Рәмзия апа Вәлитовалар, Сәләй абыйлар, Зинаида Игнатьевналар укытты. Татар баласын белем юлына алып кергән Әлифба авторлары бит алар. Иң истә калган чор - Арча чоры. Без соңрак укысак та, Мәһдиев язганнар гел безнең хакта кебек. Әле өченче ел үзебез укыган бинаны газетада күрдем. Бәрәкәт, минәйтәм, бу бит безнең училище.

Лена апа Арча диюгә, Мө-хәммәт Мәһдиев искә төште. Минем каршыда шул чабата тузаннары сеңеп калган педучилищеның җанлы шаһиты утыра иде. Туган йорттан аерылып, буыннары да ныгымаган бала-ларның бер йодрык булып яшәүләрен сөйләгәндә, ул бөтен булмышы белән 15 яшьлек кызларга әйләнеп калды. Күзләрдәге очкын, самимилек, гомумән «Арча» сүзе көненә 40 ка төрләнеп торган кан басымын да оныттырып җибәрде. Ничек киенгәннәр, һәр укытучы ничек итеп дәрес биргән, нинди кагыйдәне ничек аңлаткан, аларның сөйләү манерасы, үз-үзләрен тотышы - еллар тузаны капламаган, төсен җуймаган җанлы картина иде.

Әтисенең, туганнарының һәм Арча педучилищесында укыткан остазларының үрнәге аны гомер буена озата бара. Татар балаларының рус телен камил белмәүләре нәтиҗәсендә теләгән максатларына ирешүнең кыенлык-лары аны бөтен барлыгын фәненә, балаларга багышларга этәрә. Укыту - Лена Шәйхи кызы Усманова өчен һөнәр генә түгел, ул аның яшәү рәвеше. Яшь укытучыны пионервожатый булып эшләү дә канәгатьләндерми. Башта башлангыч сыйныфларда рус теле укыта,

Реклама

аннан инде мәктәптән киткәнче урта һәм өлкән классларда рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Лена Шәйхиевна мәктәп программасы белән генә чикләнеп калмыйча, педагогия училищелары, вузлар өчен булган дәреслекләрне дә файдалана. Вакытлы матбугатта чыккан яңа язмалар, Мәскәүдә чыккан журналлар һәр дәрескә, һәр яңа темага өстәмә материал була.

Белем һәм тәрбия бербө-тен булган чакларны сагынып, эчке бер сагыш белән искә ала Лена Шәйхиевна. Юк, ул бүгенге укытучыларга да бәя бирми, эш алымнарын да анализлап утырмый. Тик кайдадыр, нәрсәнеңдер дөрес булмавына гомерлек укытучының күңеле әрни. Шулайдыр, чөнки илдәге вәзгыять башкага үзгәрде

- Мин гомер буе намус белән эшләдем. Бер генә укучым да, апа, сез безгә белем бирмәдегез, дип әйтмәс. Әле берсендә укучым Зөфәр: «Апа, Сез безгә шулкадәр яхшы, ныклы белем биргәнсез. Гомер буе руслар белән эшләдем, падеж кушымчаларын гына да куя белмиләр иде», - ди. Ул инде үзе бабай хәзер, миннән әз генә кечерәк.

Күргән әйбер истә ныграк кала бит ул. Мин үзем таблицалар ясый идем. Яңа мәктәптә директорыбыз Рафикъ абый Мөэминов Мәскәүдән таблицалар кайтартты. Алар укучылар өчен бик кирәкле иде.

Без бит укучыларны эш белән тәрбияләп үстердек. Бүгенге тәртипләр минем башыма да сыймый инде...

Ул бирелеп, дөньясын онытып сөйли. Ничек аның укучылары Лев Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» әсә-ренең барлык томнарын укып чыкканнар, эчтәлекне ничек сөйләгәннәр... Аның сөйләгәнен тыңлаган саен күңелләр чистара, сафлана бара. Һәр укучысын шулкадәр яратып, сагынып сөйли, әйтерсең лә гомер буе саклап тоткан кадерле әйберләрен иркәләп-сыпырып яңадан киштәгә тезә. Фикере ачык, сөйләме төгәл, эзлекле, тавышы тигез.

Урамда да, күңелдә дә яз кебек. Тик Лена апаның ишек төбеннән капкага кадәр сузылган зәгъфран чәчәкләренең ачкылтым исе генә җиһанда көз икәнен искәртә. Ә шулай да рәхәт.

 

Рәфкать Шаһиев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: