Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ямаш һәм Рус Акташы авылларында ишегалды бәйрәмнәре узды

Авыл ишегалларына да бәйрәм килде.

Быел районда 93 ишегалды төзекләндерелсә, шуларның 18е авыл җирлекләренә туры килә.

Ремонт эшләре тәмамланганнан соң, әлеге территорияләрдә җитәкчеләр, депутатлар һәм авыл кешеләре катнашында ишегалды бәйрәмнәре уза.

Шушы көннәрдә район башлыгы Тимур Нагуманов һәм «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров Ямаш һәм Рус Акташы авылларында булып кайттылар. Алар торак пунктларның һәм анда яшәүчеләрнең тормышы белән якыннан таныштылар.

Ямашта кунаклар «Авыл» кулланучылар кооперативын, яшелчә саклау урыннарын карап йөрделәр, ачык грунтта яшелчә, җиләк-җимеш, теп-лицаларда үсентеләр үстерү технологиясе белән якыннан таныштылар.

Кунаклар республика программасы кысаларында яңартылган ишегалдын ачу тантанасында да катнаштылар. Җитәкчеләр авыл халкына ихлас теләк-ләрен җиткерде һәм торак пунктның иң актив кешеләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Бәйрәм күңел ачулар бе-лән үрелеп барды. Әдәби ишегалды чарасы, «Бәхет капчыклары» мастер-классы, «Кабат СССР чорына» күргәзмәсе, балалар өчен күңел ачу программасы һәм «Күршеләр өчен сый» дегус-тациясе дә оештырылды.

Кунаклар 2019 елның 1 сентябреннән «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге булган Рус Акташы урта гомуми белем бирү мәктәбенә дә бардылар. Әлеге милли проектны тормышка ашыру кысаларында мәктәптә төзекләндерү эшләре башкарылган. Биредә мәктәпнең төп бинасы, ике остаханә, ТИН, информатика кабинетлары, шахмат зонасы ремонтланган.

Тимур Нагуманов һәм Азат Ягафаров авылның яңартылган ишегалдында булып, халык белән очраштылар һәм бүләкләү чарасында катнаштылар.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса