Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Тандем» янында бәрелештә зыян күргән әлмәтле вафат булды

Җинаять кылуда шикләнелүче сак астына алынган.

«Тандем»  үзәге янындагы башка шәһәр кешесе белән низагтан соң хастаханәгә салынган 34 яшьлек әлмәтле  вафат булды. Тикшерү органнары саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның 5 сентябрендә төнлә «Тандем» янында 32 яшьлек һәм 34 яшьлек әлмәтлеләр арасында исерек килеш  низаг чыга. 32 яшьлек ир оппонентның башына йодрык белән бәрә. Зыян күрүчене реанимациягә озаталар. 17 сентябрьдә ул, аңына килмичә, вафат булган.

Тикшерү-оператив төркем шикләнелүчегә карата күрсәтмә биргән вакыйга шаһитларын ачыклаган. Шикләнелүче сак астына алына һәм өлешчә гаебен таный.

Җинаять эшен тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса