Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

13 сентябрьдә район башлыгы Тимур Нагуманов «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» проекты кысаларында Заслонов, 3,5, Чернышевский 4 йортларының ишегалларында бәйрәм чараларында булды.

Бәйрәм чараларында шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков, Әлмәт шәһәр Советы депутаты, «Новая волна»  җитәкчесе Радик Әгъләмов катнашты.

Әлмәттә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 5 елга Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасы уңышлы тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә Әлмәт муниципаль районында 532 ишегалды төзекләндереләчәк.

Агымдагы 2021 елда районда 93 ишегалды төзекләндереләчәк. Бүгенге көндә Әлмәтнең 68 ишегалдында ремонт эшләре тәмамланган, 17 ишегалдында - тәмамлау стадиясендә, 8 ишегалдында эшләр бара.

Бәйрәм чаралары барышында ишегалларында активлык зоналары эшләде. Иҗади мәйданчыкта шәһәр артистлары чыгышы оештырылган иде. Әлмәт туган якны өйрәнү музее интеллектуаль викторина оештырды. Шәһәр китапханәләре "Әдәби ишегалды" акциясе уздыра. Балалар өчен аниматорлар белән күңел ачу программасы оештырылды. Күршеләр тәм-томнар белән сыйланды. 

Җәмәгать эшчәнлегенә битараф булмаган әлмәтлеләрне район башлыгы Тимур Нагуманов бүләкләде.

Тырыш хезмәтләре һәм иҗтимагый советларның җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен Шевченко урамы буенча 80-нче номерлы йортта яшәүчеләр Җәләев Илдар Мөдәрис улы, Шевченко урамындагы 70-нче номерлы йортта яшәүчеләр Яшина Наталья Владимировна, Заслонов урамындагы 7-нче номерлы йортта-Виноградов Сергей Юрьевич, Маяковский урамындагы 3-нче номерлы йортта-Гайнуллина Ольга Александровна, Чернышевский урамындагы 6-нчы номерлы йортта яшәүчеләр район Советы һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса