Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Энҗе Хәсәншина: «Урамда көз. Мин төрмәдә»

Аның әле бервакытта да бу кадәр эт күргәне юк иде. Ыргыла-ыргыла өргән этләрнең тавышы озак вакытлар колагында чыңлар әле аның.

Ул чакта күпләребезгә таныш булган Энҗе Хәсәншина «Луч» телекомпаниясендә «Ислам нуры» тапшыруларын алып бара. 8 нче колониядә Йосыф мәчете ачылгач, тапшыру әзерләү максатыннан шунда юнәлә.

- Урамда алтын көз. Мин төрмәдә. Ике ягымнан кораллы конвоирлар мине саклап баралар. Чәнечкеле чыбык белән уратып алган ишегалдында тоткыннар, ягъни «зэк»лар. Мин сиздерми генә аларны күзәтәм. Һәммәсе дә кап-кара киемнән. Руслар әйткәндәй, «люди в черном». Әйе, аларның сайлау мөмкинлекләре юк. Бөтенесе бертөрле. Хәтта йөзгә дә бер кебек күренделәр. Ниндидер соры масса. Алда торган мәчет шул мизгелдә миңа бер яктылык, бәхет утравы булып күренде, - дип искә ала ул.

Аяк йөзенә төшеп торган озын күлмәк кигән, башына яулык япкан мөселман хатын-кызының яннарына килүе, әлбәттә, тоткын-нарның үзләренә дә бик сәер тоелгандыр. Чөнки монда гына түгел, иректә дә сирәк күренеш - яулык бөркәнгән хатын-кыз. Мәчеттә өйлә намазы тәмамланган гына вакыт. Сөйләшә-аралаша торгач, аның игътибарын яшь кенә бер чибәр ир-ат җәлеп итә. Үзен Михаил дип таныштыра егет. Ислам кабул иткәнлеген, үзенең мө-селман булуын әйтә.

- Киләчәккә нинди план-нарың бар дип сорасам, бик озак срокка утырган бу егетнең нинди планы булырга мөмкин. Соравымны мыскыллау дип кабул итмәсме икән дип уйладым. Соравым хәтта үземә дә урынсызрак кебек тоелса да, бирдем. «Киләчәктә үземнең бизнесымны булдырырга хыялланам. Иншаллаһ, мөселман кызына өйләнәчәкмен. Балаларым да мөселман булачак, Алла бирсә», - диде егет. Ул үзенең әйткәннәренә шултиклем ышана иде. Аның ышанычы сүзендә генә түгел, йөзенә чыккан. Без шактый сөйләштек. Миндә ул кызгану хисләре уятса да, хыяллары чынлыктан бик ерак торган кебек тоелды. Беренчедән, төрмәдә утырганнан соң үз бизнесыңны булдыру - бу шактый катлаулы. Чөнки аларның һәр икесенең ике юлы. Ярый да син төрмәгә кадәр ниндидер мая туплап өлгерсәң, шул өлкәдә тәҗрибәң булса. Монда бит яңа мыек чыккан яшь «малай». Икенчедән, төрмәдән чыккан кешегә нинди мөселман кызы кияүгә чыксын, дип уйладым мин.

Шулай диде дә, Энҗе ханым карашын еракка төбәде. Әйтерсең, ул кайдадыр теге мөселман Михаилны күрә иде.

Әйе, Энҗе ханымның чыннан да шикләнерлек урыны бар. Төрмәдән чыгып туры юлга басу, алай гына да түгел, шул туры юлдан нык адымнар белән алга атлау бик азларга биреләдер. Фәлсәфә фәнендә «уйлар материальләшә» дигән гыйбарә яши. Исламда аны, Аллаһының амин дигәненә туры килгән, диләр.

- Ун елдан артык вакыт узгандыр, - дип дәвам итте ул. - Мин Казанда Камал театры яныннан узып бара идем. «Сестра, ассаляму алейкум, сестра!» - дип шәп кенә гәүдәле бер ир-ат елмаеп миңа таба килә. Үзенә килешеп торган кара сакал, күзләре балкып, йөзе нур сирпеп тора. «Сез мине танымадыгыз ахры, мин - Михаил. Хәтерлисезме, төрмәгә килгән идегез. Сезгә интервью да биргән идем. Сез миннән киләчәк планнарым турында сорадыгыз. Аллага шөкер, минем шул вакытта корган планнарым барысы да әкренләп чынга ашып килә. Минем үземнең бизнес. Мөселман кызына өйләндем, әлхәмдүлиллаһ. Балаларым мәдрәсәгә йөри, мөселман тәрбиясе алып үсәләр», - диде ул. Шатлык тулы йөзеннән елмаю китми иде аның. Мин авызымны ачып аны тыңлап тордым. «Беләсезме, мин һәр намаз саен Аллаһтан миңа ярдәм итүен, мине туры юлга кертүен сорап дога кылдым. Аның ярдәменә чын-чынлап ышанып сорадым. Һәм ул бирде...» Михаил саубуллашып китеп барды. Мин әле уйларымның очына чыга алмый озак басып тордым. Карале, минәйтәм, Аллаһ Тәгалә Михаилга гына түгел, 10 елдан соң аны минем каршыма бастырып, миңа да җавап бирде. Мин бит, дөресен әйтим, ул вакытта бик ышанып бетмәгән идем аның планнарына. Ә Аллаһ ышандырды, - дип Энҗе ханым сүзен тәмамлады.

Табигатьтә янәдән көз. Кояш көләргә азапланса да, салкынча. Туган якларын калдырып китәргә җыенган кошлар тавышына ерактан азан моңы кушыла. Көзге җил аны чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган йортка да алып китә кебек.

 

Рәфкать Шаһиев

Башы 34 нче санда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса