Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кара алтын көчле егетләрне ярата

Нефть тармагында хезмәт куючылар һәрвакыт физик яктан көчле, чыдам булулары һәм үз эшләре өчен зур җаваплылык тоюлары белән аерылып тора.

Нәкъ менә шушы сыйфатлар кайчандыр илебез нефть сәнәгатенең куәтле нигезен формалаштыруда хәлиткеч роль уйнады да. 40 елга якын гомерен яраткан һөнәренә багышлаган Данил Исламов та көчле ихтыяр, нык-лык үрнәге булып тора. Ул «Татнефть»нең скважиналарга җир асты ремонты үткәрү идарәсеннән Азнакай ПРСы цехында өлкән оператор булып эшли.

Данил Шамил улы нефть өлкәсенә бораулау кадрлары мәктәбен тәмамлап, 21 яше тулгач килә. Сөйләвенә караганда, ул вакытта эш җиңелләрдән булмый: заманча механизмнарны әле проектламаганнар, шунлыктан барысын да үз куллары белән эшлиләр. Моннан тыш, баштагы чорда промыселда көтелмәгән хәлләр дә килеп чыккалый: кинәт скважинадан фонтан ата башлый, җиһазлар чыдамый. Көн яисә төннең теләсә кайсы вакытында боларның барысын да тәртипкә ките-рергә, соңыннан авария нәтиҗәләрен бетерергә ки-рәк була. Билгеле, физик һәм әхлакый яктан йомшак кешеләр бу эштә озак тоткарлана алмый, иң чыдам егетләр генә биредә кала.

Данил Исламов та шундыйлардан булып чыга. Хезмәт сөючәнлеге һәм авыр җиһазлар белән эш-ләргә яратуы аркасында ул тиз арада эшкә кереп китә. Моннан тыш, аның белгеч буларак формалашуында яхшы кешеләр һәм үз эшенең осталары зур роль уйный.

Күпмедер вакыттан соң Данил Шамилович үзе дә остара һәм аны бригадада өлкән оператор итеп куялар. Яңа вазифа тагын да зуррак җаваплылык таләп итә, чөнки хәзер ул үзе өчен генә түгел, ә тулы бер команданың хезмәте, сәламәтлеге һәм тормышы өчен дә җавап бирә. Моны аңлап, ул һәр смена алдыннан эш коралларының төзеклеген җентекләп тик-шерә, барлык куркынычсызлык таләпләренең үтәлүен һәм тәртипне нык күзәтә.

Моннан тыш, Данил Исламов әйләнә-тирә мохитны саклауга җитди мөнәсәбәтне үз эшендә һәрвакыт иң мөһиме дип саный. Гәрчә кечкенә генә күреп җиткермәүчелек яки ялгышлык аркасында да кешеләргә файдалы булган кара алтын күп чакрымнарга сузылган радиуста нефть төбәге экологиясен һәлак итәргә мөмкин бит. Фаҗигале хәлләргә юл куймас өчен ул бер генә тамчы нефть тә җиргә төшмәсен дип җентекләп күзәтә:

- Көнме-төнме, буранмы яки яңгырмы, эсседә дә, суыкта да скважинага чыгып китәргә әзер булырга кирәк. Һәм мин һәрвакыт әзер, чөнки үз эшемне бик яратам һәм якыннарым минем белән горурлансын, килер буыннар рәхмәт хисе белән искә алсын өчен аны сыйфатлы һәм нәтиҗәле башкарырга тырышам.

Бүген Данил Исламов эш-ләвен дәвам итә, әмма бер үк вакытта үзенә лаеклы алмаш әзерләү нияте белән бай тәҗрибәсен яшьләргә тапшыра. Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне аның өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул аны елга ике тап-кыр билгеләп үтә. Башта инде күптән якын һәм тугры дусларга әйләнгән хезмәттәшләре белән, аннары - гаиләсе белән. Махсус шушы бәйрәмгә атап, Данил Шамиловичны котларга дип, ел да башка шәһәрдән балалары кайта. Алар әтиләре белән хаклы рәвештә горурланалар.

 

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса