Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

490 мең сум – сумка тулы ялган биш меңлек

М7 трассасында КППда безнең ДПС хезмәткәрләре туктаткан машинаны тикшергәндә шуның кадәр ялган акча табылган.

Пермьнән булган «Ниссан»ны туктатканда гаишниклар «хәзинәгә» тап булырбыз дип уйламаганнардыр да. Гадәти тикшерү өчен туктаткан машина шоферы һәм пассажиры үзләрен шикле тота башлыйлар. Тентү үткәрә башлагач, пассажирның гади юл сумкасыннан биш меңлек купюралар белән ярты млн сумга якын ялган акча табыла.

98 банкнотаның барысы да ялган! Татарстанның ДПС хезмәткәрләре туктатмаган булса, машина Мәскәүгә юл тоткан булыр иде.

Шоферга һәм пассажирга карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса