Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кул җитмәгән юллар, сукмаклар

Юллар - шәһәрнең көзгесе. Кая барсаң да, беренче чиратта йортларның һәм юлларның төзеклегенә игътибар итәсең. Нәкъ менә алар биредә гомер итүчеләрнең яшәү дәрәҗәсен билгели дә инде.

Яңа уку елы башланыр алдыннан гадәттә мәктәп һәм балалар бакчалары территорияләре тәртипкә китерелә.

Әлмәт җирлегендә бу уңайдан бик күп эшләр башкарылса да, әлегә кайбер мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре тирә-сендә һәм күпкатлы йортларның ишегалларында каралмаган, ә кайбер урыннарда бөтенләй ташландык хәлгә килгән урыннар җитәрлек. Ә иң гаҗәбе - аларның күпчелеге халык иң күп йөри торган юлларга һәм сукмакларга туры килә. Әлбәттә, мондый «кәҗә сук-маклары» нефтьчеләр башкаласын бер дә бизәми. Мисал өчен, калабызның үзәге булган Ленин урамындагы ишегалдында урнашкан 18 нче «Аленький цветочек» балалар бакчасы коймасына терәлеп диярлек узучы җәяүлеләр йөри торган юлның торышы бүген бик «авыр хәлдә». Биредә асфальт тәмам тузып, вак ташлары калкып өскә чыккан. Иң кызыгы - балалар бакчасына килүче сабыйлар һәм аларның әти-әниләре абына-сөртенә йөрүче бу ташландык халәттәге юлга терәлеп диярлек менә дигән яңа велосипед юлы да салып куйганнар. Төзелеш һәм ремонт башлар алдыннан ни өчен җаваплы службалар шәһәр эчендәге юлларга, сукмакларга ревизия ясамый икән соң ул? Велосипед юллары бик яхшы, әлбәттә, тик кеше факторы кыйммәтрәк түгелме? Юл-сукмаклар тикшерелеп торса, йөзек кашы булган Ленин урамында гына да шушындый көчле контраст булмас иде кебек. Асфальты тузып, чуар вак ташлары анда-монда кубып, тишек-тошык барлыкка килгән җәяүлеләр йөри торган юллар Ленин урамының Балакина киселешеннән алып Гадел хөкем йортына кадәрге участогында аеруча үзәкләрне өзә. Аяк киемнәренең үкчәләрен жәлләгән ханымнар, коляскадагы балаларын «дыңгырдаудан» сакларга тырышкан әниләр бу юлга параллель булган тип-тигез һәм шоп-шома велосипед юлына күчәргә мәҗбүр. Әле дә ярый велосипед юлы бар! Берән-сәрән выжылдап узган велосипедчыларга һәм самокатчыларга алар комачаулый комачаулавын. Тик аларны да аңларга була - инде дистәләгән еллар ремонт күрми бит бу мескен тротуар!

Шәһәрнең яшел зоналары, клумбалар, юл кырыйлары да быел тиешенчә каралмады, үләннәр вакытында чабылмады. Гомумән, калабыз быелгы җәйдә башка еллардагы кебек үк соклану хисләре уята алмады. Әллә корылык гаепле, әллә коронавирус, әллә башка сәбәпләр... Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигән бик матур бер әйтем бар татар халкында. Кирәкле кешеләр тел төбен аңлагандыр, мәгънәсенә төшенгәндер дип уйлыйм.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса