Алтын туегыз мөбарәк булсын
Яхшылык турында язып кешене шаккатырып булмый инде, хәзер күбрәк үтергән белән талаган турында укыйлар, диде бер танышым. Шулайдыр, бәхәсләшмим.
Тик матурлыкны күрүчеләр, игелек кылучылар, ярата, хөрмәт итә белүчеләр күп әле бездә. Һәм андыйлар турында теләп, яратып укучыларыбыз да аз түгел.
Андый кешеләр турында укыганнан соң башында уй, җанында гамь булган кеше уйланмый калмый.
Газета укучыларыбызны спорт, милләт язмышы, тел мәсьәләләре турындагы язмалары белән сөендереп торучы Фәнүс абый Гыйматдинов редак-циябезнең күптәнге кунагы. Үзенең төпле фикере, дөньяга карашы бар аның. Яхшы әңгәмәдәш. Шушы көннәрдә Гыйматдиновлар гаиләсендә бер-бер артлы күркәм бәйрәмнәр була икәнен белгәч, без аларны редакциябезгә чакырдык.
Менә алар - илле ел иң-не иңгә куеп, чын мәгъ-нәсендә бер-берсен яратып, хөрмәтләп яшәгән Рәмзия һәм Фәнүс Гыйматдиновлар. Тик илле ел бергә яшәгәнгә ышануы кыенрак. Чөнки икесенең берсенә дә үз яшьләрен биреп булмый. Түгәрәк йөзенә бик килешле җыйнак кына ак сакал, башында чигүле түбәтәй. Аксыл костюм-күлмәккә төстәш итеп башына заманча мөселман ханымнары кия торган калфак кигән. Туйга җыенган кияү белән кәләш төсле. Алар тиле яшьлектән узган, тик алар өчен көзләр әле бик ерак. Гомер агышы җиләкле-җимешле җәйләрдә җай гына үз көенә хәрәкәт итә кебек.
Фәнүс абый Лениногорск районының кечкенә генә Чияле Тау авылында туып-үсә, Рәмзия апа Самара өлкәсенең аларга күрше генә булган Әптеки авылыннан. Танышулары да шигырьләрдәге кебек, җиләккә килгәч була. Аннан Фәнүс абый күзе төшкән бу чая кызны мотоциклына утыртып, авылларын күрсәтеп йөри. Озак та үтми авылга килен төшә.
Яңа тормышны яшьләр Әлмәттә башлап җибәрә.
- Бик яраттым Әлмәтне. Хәзер дә яратам. Беркая да китәсем килми. Казаннан да туган авылга кайткандай кайтам Әлмәткә. Яратырлык шәһәр, - ди Рәмзия апа.
- Читтән килүчеләр дә Әлмәтне мактыйлар. Рәмзиянең абыйсы озак еллар Самара өлкә комитетында беренче секретарь булып эшләгән кеше. Аның исе китә инде. Сездәге кебек чисталык, тәртипне күргән юк ди, - дип сөйли Фәнүс ага да.
Алар икесе дә Әлмәткә килеп урнашып лаеклы ялга киткәнче сәламәтлек саклау системасында эшлиләр. Фәнүс абый медтехник, ә Рәмзия апа бухгалтер булып хезмәт куя. Өйдә дә бергә, эштә дә юллар кисешми тормый. Бакча, ял - гел бергә. Тормыш булгач, кайвакыт бер-береңнән арып киткән чаклар да була, диючеләр бар. Тик без кунаклардан әлеге фикерне бер дә ишетмәдек. Киресенчә, бергә булуның җылысын, ямен-тәмен ныграк тоялар икәнлеге йөзләрендә, күзләрендә күренә иде.
Чәй табыны артында сөйләшәбез. Чәе редакция кызларыннан, күчтәнәче кунаклардан. Әйтерсең лә бик якын туганнар редакциядә. Сөйләшү шулкадәр ихлас. Бер-берсенә юл куя-куя гына әле яшьлеккә, әле бүгенге заманга әйләнеп кайталар.
- Чын татар тәрбиясе алган ул, - ди Фәнүс абый Рәмзия апа хакында. - Ирне ир итеп, олылап яшәде. Хәзер дә шулай. Шуңадыр да, мин кая гына барсам да тизрәк өйгә кайту ягын карыйм.
- Яшьлек яратуы ул гел бүтән. Хәзергесе акыл белән. Хәзер якынлыгын ныграк тоясың. Без үкенерлек яшәмәдек. Минем аңа әйтелми калган сүзем, хисем юк. Яшерен серем дә булмады. Аныкы да булмагандыр. Булса, сизми калмас идем. Хатын-кыз бик сизгер бит ул.
Шулай диде дә Рәмзия апа күзләрен тутырып гомер иткән иренә карады. Фәнүс абый исә рәхәтлектән, бәхеттән эреп, кинәнеп утыра иде. Андый рәхәтлекне гаиләсе, хатыны һәм бер-берсенә ышану хисе булган ирләр генә татый.
Тагын бер нәрсәгә барыбыз да игътибар иттек, ул да булса туганлык хисләре. Бүген күбрәк түр башында дусларны күрергә күнеккән заманда аларда киресенчә.
- Ике яклап та туганнарыбыз бик күп. Яшьрәк чакта, эшләгәндә дуслар белән аралаша идек. Тик яши-яши алар иләк аша төшеп бетә. Алар белән күбрәк телефон аша аралашабыз. Яныңда туганнар һәм берничә генә сыналган дус кала. Туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә генә дә 30-40 туган бергә җыелабыз. Олыгайгач, дуслар бик күп булмый инде. Туганнар белән бик нык аралашабыз. Ике яктагы әти-әнине дә бик хөрмәтләп яшәдек, - ди Рәмзия апа.
Әлбәттә, бөтен кешене борчыган кебек бүгенге көндә коронавирус әлеге гаиләне дә борчый. Тик шул ягы бар, диләр алар, әлеге афәт күпләрне айнытып җибәрде. Кылган гамәлләреңә, үзара мөнәсәбәткә башкача карарга өйрәтте.
Гомер буе бер-берсен күз карашларыннан аңлап, кадерләп яшәргә өйрәнгән Гыйматдиновлар. Моның өчен, шагыйрь әйткәнчә, сүрелмәслек хис һәм аны саклар көч кирәк икән.
Алар кайтырга кузгалдылар. Артларыннан бер кочак яктылык, наз, сөю сирпелеп калды. Соңарган кунак шикелле, алар артыннан яшьлек ияреп бара иде..
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа