Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Халык контроле» милләт сагында

Июнь уртасында Әлмәт муниципаль районы хакимиятендә элмә такталарның, урам исемнәренең татар телендә язылышы хакында киңәшмә узган иде.

Киңәшмәнең сәбәбе - Әлмәт шәһәре буенча хаталы һәм бары тик рус телендә генә язылган 348 элмә такта, урам исемнәре, төрле күрсәткечләрнең фотосурәтләре «Халык контроле»нә барып җитү. Шул форсаттан киңәшмә барышында аппарат җитәкчесе Роза Әфләтунова тиешле оешма җитәкчеләренә ике атна эчендә хаталарны төзәтергә дигән күрсәтмә бирде.

Әлеге срок инде күптән узды. Шәһәр урамнарында очрый торган элмә такталар, алтакталарны төзәтү буенча эш нинди этапта икән? Бүген дә «Халык контроле»нә шушы мәсьәлә буенча мөрәҗәгатьләр киләме? Әлеге сорауларга җавапны без экология һәм төзекләндерү департаментының әйдәп баручы белгече Дарья Орловадан белештек.

- Бүгенге көндә «Халык контроле»нә барысы бергә 414 мөрәҗәгать килде, шуларның 100 гә якыны инде тулаем чишелде. Бу мәсьәләнең системасы болай корылган: гариза килү белән, аны департаментның белгече эшкәртә һәм бинаның милекчесенә киңәш итеп җибәрә. Алга таба милекче бу сорауны үзе хәл итәргә тиеш. Дөрес тәрҗемә итү буенча да ярдәм күрсәтелә, - дип сөйләде Дарья Орлова.

Шәһәрдә күрсәткечләрне, элмә такталарны үзгәртү буенча инде шактый эш башкарылган. Әмма авыллардан, гомумән, мөрәҗәгатьләр килми икән. Югыйсә авыл җирлегендә ике телдәге күрсәткечләр тагын да кирәгрәк.

Шулай ук Дарья Орлова сүзләре буенча, районнан килгән барлык мөрәҗәгатьләрне эшкәртеп, элмә такталарда булган хаталарны төзәтеп чыгу процессы октябрь аена кадәр башкарылачак. Сүз уңаеннан, элмә такталарда Татарстан Республикасы дәүләт телләренең берсендә мәгълүмат булмаган өчен 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф каралган.

 

Алсу Мансурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса