Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Күпер нык, юллар имин булсын

Шушы көннәрдә көтеп алынган шатлыклы хәбәр килеп иреште - Түбән Мактамада Дала Зәе елгасы аша вакытлы күпер төзелеше, ниһаять, тәмамланды.

Тик шунысы бар - әлеге күпер аша җиңел автомобильләр генә хәрәкәт итә ала. Биредә габарит чикләү капкалары да урнаштырылган - транспортның биеклеге 2,5 метр-дан биегрәк булмаска тиеш. Конструкция күп дигәндә 3,5 тонна йөк күтәрергә сәләтле.

25 метр озынлыгындагы вакытлыча салынган күпернең гарантиясе ике елга исәпләнгән. Күпер өслегенә агач такталар җәелгән - монысы кышкы чорда юл бозланып катып тайгакка әйләнмәсен өчен шулай эшләнгән.

Хәзерге вакытта Әлмәт-Азнакай юлы буенча ябылган даими күпер исә 1952 елда төзелгән булган. Авария хәлендәге күперне ябу турындагы карарны «Главтатдортранс» кабул итте. Агымдагы елның ноябренә даими күперне проектлау төгәлләнәчәк. Ә 2022 елда аны төзү эшләре башлана. Шуңа күрә Азнакай якларына хәрәкәт итүче машиналарга ким дигәндә ике ел дәвамында вакытлы күпер аша йөреп торырга туры киләчәк. Күпер ныклы, юлларыгыз имин булсын!

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса