Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Юксынырбыз сине, Әхтәм дустыбыз

Ачык күңелле, сабый җанлы, артык дәрәҗәдә тыйнак, уен-көлкесез яшәүне белмәгән, эчке сагышын сизгер җаннар гына тоя ала торган риясыз шәхес иде Әхтәм Фәтхи.

«Тамашаларны һәм тантаналарны, бәйрәм кичәләрен һәм туй мәҗлесләрен алып баручылар һәм алып кайтучылар, кызлар һәм егетләр, ирләр һәм хатын-нар, әбиләр-бабайлар һәм бәбәйләр, хәләл иркәләр һәм хәрәм сөяркәләр, «текә татарлар» һәм алыпсатарлар, эшмәкәрләр һәм эшсезләр, сәясәтчеләр һәм сәяхәтчеләр, баш өстендәгеләр һәм кул астындагылар, хакимнәр һәм ятимнәр, байлар һәм ярлылар, түрәләр һәм яраннар, тәнкыйтьчеләр һәм аларны яратмаучылар, җитдиләр һәм җилбәзәкләр өчен уен-көлкеле һәм төрткелечәнечкеле, зурлаучы һәм хурлаучы шигырьләр һәм хикәяләр, мәсәлләр һәм мәзәкләр». Нинди озын эндәш бу дисезме?

Шушы көннәрдә арабыздан киткән шагыйрь Әхтәм Фәтхи үз хисабына 1000 данә тираж белән чыгарган «Адәм көлкесе» дигән китабын («Тетрис» принт-студиясе, 2008) әнә шундый әтрафлы багышлама белән ачып җибәргән иде. Юмор бөркелеп торган бу юлларны уку белән ки-тапның эченә кереп чу-масы килә. Әлеге басманы дөньяга чыгаруга өлешләре кергән (редакцияләү, дизайн, верстка) без фәкыйрьләрегез өчен дустыбыз турында иң матур истәлек булып калыр инде бу 300 битлек саллы басма. Дәүләт нәшриятында зуррак тираж белән тәкъдим ителгән хәлдә үз укучысын тиз табар, киштәләрдә тузан җыеп ятмас иде ул.

Сүз сәнгатенә, әдәби иҗатка тартылуы авыл хуҗалыгы институтында укып чыккан егетне яшьтән матбугат белән бәйли. Чир-мешән районының «Ленин юлында» газетасында эшли башлап, ул рәсми хезмәтен «Татнефть» җәмгыятенең «Хәзинә» газетасында җаваплы сәркатип вази-фасында түгәрәкләде. Шуннан соңгы елларын Әхтәм дустыбыз яраткан ике шөгыленә - әдәби иҗатка һәм умартачылыкка багышлады.

Әхтәм Фәтхинең 2002 елда «Рухият» нәшриятында чыккан «Йөрәгемне тыңла» җыентыгына олуг әдип Миргазиян Юныс кереш сүз язган иде. Кешеләрне тану сәләте ифрат көчле булган, соң дәрәҗәдә принципиаль, гаделлек сагыннан бер адым да чигенмәс язучының Әх-тәм китабына хәер-фатиха бирүе үзе үк күп нәрсә сөйли. «Соңгы берничә дистә елларда татар шигъриятенә бүгенге көндәге иң зур, иң колачлы, Тукай традициясен дәвам итү белән генә чик-ләнмичә, шул бөек, изге ва-зифаны тирәнәйткән һәм киңәйткән шагыйрь Гамил Афзалның тәэсире ифрат көчле, - дип яза М. Юныс. - Әлмәт Тукаеның тәэсире Әхтәм Фәтхи иҗатында да сизелә. Моны кимчелеккә санавым түгел, киресенчә, шагыйрьнең уңышларының берсе бу дип исәплим. Тагын бер үзенчәлекне әйтеп үтү кирәктер. Әхтәм Фәтхинең тыйнаклыгын. Бусы инде, аның үзен, иҗатын бизәүдән тыш, язылган әйберләренең дөньяга чыгуына комачаулап та тора». Соңгы фикере бигрәк тә игътибарга лаек. М. Юныс шулай ук Әхтәм иҗатындагы темалар диапазонына, иҗат юнәлешләренең һәм фикерләүнең колачы киңлегенә, җыентыкка кергән әсәрләрнең күпчелеге халык бәгырен әрнеткән мәсьәләләргә багышлануына игътибар юнәлдерә.

Күңелле, рәхәт, ипле кеше иде Әхтәм дустыбыз. Аның белән аралашканда бөтен күңелсезлекләр онытылып тора, дөнья яктырып киткәндәй була, «җан аккумуляторыңа» зарядка алгандай була идең. Аның бәләкәй генә Туктар авылындагы умарталык өендә бер гәп корып утыру күңелләргә якты бирә торган иде. Хәзер инде болар сагынып сөйләргә генә калды. Без, аның күңеленә якын алган дуслар-фикердәшләре, Әхтәм Сарыйм улын гел юксынып яшәрбез, әмма аны бергәләп искә алган чакларда янә дә яныбызда итеп тоярбыз. Шунсыз мөмкин дә түгел.

Ирек Бәдретдинов, Шәһит Таипов, Абрек Шәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса