Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районы башлыгы Урсала микрорайонында газлаштыру турында әйтте

Тимур Нагуманов туры эфирда Урсала микрорайонын газлаштыру темасын кузгатты.

Тимур Нагуманов туры эфирда Урсал микрорайонын газлаштыру темасын кузгатты. Аның сүзләренә караганда, проектны «Газпром»га һәм Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына әзерләп, аны карауга җибәргәннәр.

"Әлегә, кызганычка каршы, яңалыклар юк. Хезмәттәшләр белән бу эшнең кайчан һәм ничек, нинди чыганаклар хисабына тормышка ашырылуы турында  даими консультацияләр бара. Әлегә республика микрорайоннарын газлаштыруга финанслау чыганагы билгеләнмәгән", - диде ул.

Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, бу тема еш тикшерелә, әмма конкрет карар әлегә юк. Яңа мәгълүмат пәйда булгач, ул әлмәтлеләргә бу турыда хәбәр итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса