Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ул матурлыкны яратты, матурлыкка омтылды

Хезмәттәшебез, «Татнефть»нең матбугат үзәгендә тәүге тапкыр эшли башлаучыларның берсе булган Марат Мансур улы Мөхәммәтшин турында үткән заманда әйтергә тел дә әйләнми.

Моннан берничә ел элек яман авыруга дучар булуы аны белгән һәркем өчен аяз көнне яшен суккандай булса да, һәрберебезнең күңелендә өмет чаткысы сүнмәде. Авыруны җиңәр, яңадан камерасын күтәреп, телевизион сюжетлар өчен берсеннән-берсе матуррак кадрлар төшерер дип уйладык. Әйе, күпмедер вакыттан соң эшкә килде, тагын яраткан эшенә чумды. Әвеш-тәвеш кенә эшли торганнардан түгел иде ул, башкалар күрмәгән матурлыкны таба, күрә белде.

Марат белән ничәмә-ничә чакрым юллар узылган. Озын юлларда юмор хисенә бай хезмәттәшебез тормышчан мәзәкләр сөйли башласа, юллар да кыскара. Ә 8 Март алдыннан Омар Хәйямнең робагыйларын яттан сөйләп, күңелләрне күтәрде.

Нефть төбәгенең кайсы гына почмагына барып чыксаң да, аны таныйлар, үз итәләр иде. Ул үзе дә кешеләрне яратты, аларны шатландыра, тынычландыра белде. Сер түгел, камера алдында барысы да үзен иркен тотмый, белгән сүзләрен дә оныта, каушап төшә. Ә Марат олысына да, кечесенә дә кирәкле сүзләрен таба белде. «Татнефть»тә моннан берничә ел элек башланып киткән «Историю вершат люди» - «Тарихны кешеләр ясый» проектында да Марат Мөхәммәтшин белән бергә катнашырга туры килде. Алабугада яшәүче ветераннарны яздырырга барырга җыенганда бер ханым өендә төшермәвен үтенде. Минем фатирым бик тыйнак, кешеләр чакырырга оялам, Алабугада матур урыннар күп дип, Шайтан каласы янында төшерергә тәкъдим итте. Әмма кинәт кенә һава торышы бозылып китсә ни эшләрсең? Иртәнгә ханым ризалыгын бирде, фатирына килеп кердек. «Шундый матур итеп ремонт ясалган, чип-чиста, юкка шикләнгәнсез», - дип тынычландырды Марат героинябызны. Аңа күлмәк сайларга да булышты, медален дә матур итеп тагып куйды.

Кайда гына барсак та, шулай булды ул. Күңеле матурлыкка омтылучы Марат музейлар каласы булган Алабуга тарихы сагында торучыларның да истәлекләрен яздырырга тәкъдим итте.

Ветераннар белән интервью әзерләгәндә беркайчан да камерасын кабызуга телефонына капланып утырмады, кызыксынып, игътибар белән аксакалларны тыңлады.

Нефть объектларына гына түгел, сәнгать, мәдәният учреждениеләренә - театрга, картиналар галереясына, музейларга да теләп йөрде ул. «Сандугач сайрар илем» балалар иҗаты фестиваленең сайлап алу турларыннан да, йомгаклау концертларыннан да күпме язмалар эшләнде. Төбәгебезнең талантлы балалары арасында Марат абыйларын белмәүче булмагандыр.

Бүген барыбызның да җаны сыкрый, йөрәге әрни. Алыштыргысыз кеше юк дисәләр дә, мондый оста операторны, чын мәгънәсендә рәссамны алыштырып булырмы икән. Марат үзе китте, истәлеккә аның сюжетлары, фильмнары калды.

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса