Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Читтән караш: кунаклар Әлмәтне ничек күрә?

Нефть продуктлары җитештерә торган шәһәрдән - нефть чыгара торган шәһәргә.

Алабуга блогеры Алмаз Магадиев Татарстан шәһәрләре турында видеоязмалар төшереп йөри.

Июль аенда ул Әлмәт шәһә-ренең истәлекле урыннары кергән видеоязма тәкъдим иткән иде. Егетнең төп максаты - туган якның матурлыгын күрсәтү.

Алмаз республика буенча сәяхәтенең беренче этабын тәмамлап, нәтиҗәләр ясаган. Безнең шәһәр турында ул мондыйрак фикердә.

Әлмәт - 300 еллык тарихы булган Татарстанның төп нефть шәһәре. Биредә 150 мең кеше яши. Казанга кадәр 250 км, Чаллыга кадәр 110 км, Круглое Поле тимер юл станциясенә - 100 км, ә «Бигеш» халыкара аэропортына - 90 км. Ул республиканың төп транспорт артериясе - «М7-Идел» федераль трассасыннан күпкә ераграк урнашкан, шуңа күрә биредә урыны белән ике полосалы юллар гына. Зәй аша барырга кирәк: бу очракта юлның зур өлеше дүрт полосалы трасса буенча узачак.

Истәлекле урыннар. Әлмәт бик матур, төзек шәһәр. Аның ак комлы төзекләндерелгән пляжы гына да ни тора! Шарлавыклы буаларга да бармый калмагыз. Монда башка матурлыктан тыш, парлы аккошлар күрерсез. Һичшиксез, шәһәр паркын, театр артындагы мәй-данчыкны һәм театрның үзен күрергә кирәк. Театр янында торган биналарның фасадлары бик кызыклы, бердәм колонна стилендә.

«Татнефть» компания-сенең төп офисы Мәскәү-Ситиның бер өлешенә охшаган. Ул гаҗәеп һәм ультразаманча! Янәшәдә биш катлы йортлар булуга карамастан, алар заманча күренә, ә ишегалларының төзеклеге фильмнан төшерелгән рәсем кебек (башка шәһәрләргә үрнәк алырга кирәк).

Транспорт. Шәһәрдә күп троллейбуслар (экологиягә басым ясалган, моның өчен шәһәр җитәкчелегенә зур рәхмәт) һәм такси йөреп тора. Үз автомобилегездә барырга уйласагыз, сак булыгыз: урамнар тар булса да, машина йөртүчеләр бик ашыга. Сезгә Яр Чаллыдагы трафик (ул кеше санына карап, 4 тапкырга артыграк) җәяү йөрү булып тоелыр. Җәяүлеләргә шулай ук «зебра» аша чыкканда игътибарлы булу зарур.

Ашау. Биредә һәр адымда диярлек җәмәгать туклануы йортлары. Әмма, игътибар итегез, аларның күбесе 11 сәгатьтә ачыла!

Кунакханә. Йокы урынын кайгыртучылар өчен сайлау мөмкинлеге зур.

Үзеңнең хәлеңне күршеңнән сора, диләр. Күршеләр безнең шәһәрне шулай бәяләгән. Сез нәрсә әйтерсез?

 

Резедә Шәмсуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса