Үзең үстергәнне үзең сатып ал
Өч ай ял. Әле кайчан гына «хезмәт чиреге» дигән төшенчә бар иде. Ни гаҗәп, бүген андый сүз гамәлдән төшеп калды.
Газизләребез, алтын бөртекләребез бәхетле булсыннар, берүк эш эшли күрмәсеннәр.
Җәйнең кыл уртасы. Мәк-тәпләрдә белем алып арыган балалар кайсы кайда ял итә. Укырга барганчы алда әле тагын бер ай вакыт бар. Быелгы җәй су коену, кызыну өчен бик кулай булды. Исән-сау бул да, рәхәтләнеп ял ит. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Нинди генә остаханәләр эшләми. Теләсәң, буяуга батып уйна, җырла, бие, тик эшләмә генә... Эшләп харап кына була күрмәсеннәр. Көл дә, ела да.
Хәзер мәктәп бакчасында, ягъни мәктәп яны участок-ларында балаларның ике атналык хезмәт лагерьлары ирекле. Гомумән, укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү дигән төшенчә гамәлдән төшеп калды кебек. Дөресрәге, укытучылар, тәрбиячеләр үз дәресләрендә хезмәтнең кирәк икәнен сөйләп аң-латса да, гамәлдә укучыга хезмәт тәрбиясе бирергә мөмкинлекләре чикләнгән. Хәтерләсәгез, мәктәптә, аннан соң урта-һөнәри һәм югары уку йортларында укыганда нинди генә эшләр эшләми идек. Ял өчен дә вакыт кала, эшнең нәтиҗәсен күрү дә күңелле иде.
Бүген исә мәктәп яны участокларында яшелчә үстереп, балаларны эшләтеп азапланмыйлар дисәк тә була. Чөнки аны үстерүнең мәгънәсе калмаган. Үзең үстергән яшелчә, җиләк-җимешне ашату өчен аларны Роспотребсоюзга алып барып анализга тапшырырга, рөхсәт алырга, аның өчен түләргә кирәк. Кайсы мәктәп директорының шулай йөрергә вакыты, теләге булсын?
- Бүгенге көндә мәктәп бакчасында 100 төп алмагач үсә. Карлыганнарыбыз шактый. Аларны сатып аз булса да мәктәп өчен акча эшлибез. Укучыга үзе үстергән кишер ашатам дип, шушы яшькә җиткәч суд юлында йөрер хәл юк инде, - диде озак еллар Колшәрип мәктәбен җитәкләүче Галия Исрафилова.
Бик аңлыйм мин директорны. Сүз дә юк, гомер буе балаларга белем һәм тәрбия биргән, хезмәтнең иң дөрес тәрбия икәнлегенә үз тәҗрибәсендә инанган мөгаллим өчен бүгенге караш бик аңлашылмыйдыр. Монысы бер хәл, әле бит анда балаларын эшләтергә ата-ана рөхсәт бирәме? Чөнки хәзер укучы балага класста идән юарга, такта сөртергә ярамый. Алла сакласын, такта сөрткәндә акбурга аллергия булып төчкереп җибәрсә... Мәктәп директоры белән укытучының башы судтан кайтып кермәс.
- Хәзер бит Мәгариф министрлыгы җибәргән меню нигезендә ашатабыз. Үзең үстергәнне ашату бик мәшәкатьле, - ди Сөләй мәктәбенең хуҗалык эшләре мөдире Розалия Имангулова. - Үзең үстергәнне үзең сатып алырга кала. Бер дә күңелле хәл түгел инде. Әлегә кадәр үстердек тә, ашаттык та. Ярады. Берәүнең дә эшләп тә, мәктәп бакчасында үскәнне ашап та чирләгәне булмады. Элек балалар үзебез үстергән дип ашый иде. Ризыкның табынга ничек килгәнен күреп, белеп үсәләр иде. Ә хәзер укытучылар, мәктәп эшчеләре эшли.
Кайсы гына мәктәпкә барсаң да, телефоннан сөйләшсәң дә, бер генә директор да, укытучы да әлеге күренеш белән килешергә теләми.
- Мин моны корткычлык дияр идем. Балаларны физик эштән биздерү, күрәләтә ял-каулыкка этәрү дип аңлыйм, - ди лаеклы ялга чыккан бер мәктәп директоры.
Габдрахман мәктәбендә әле шушы көннәрдә генә чия җыеп туңдырырга урнаштырганнар.
- Төрле чаралар күп уза. Кунаклар да килмичә тормый. Булган әйбергә урын табыла. Балаларны эшләтмәү, үзең үстергәнне акча түләп тикшертеп йөрү көлке инде. Хәзер шул чәчәк үстер дә, җырлап-биеп, артыңны сикертеп чабып йөре, - диде чарасызлыктан аптыраган бер хезмәткәр.
- Эшлиләр инде балалар, бер дә эшләмиләр дип әйтә алмыйбыз, - диде Кичүчат мәктәбе директоры Нәркәс Талипова. - Сыйныф җитәкчеләре график төзеп укучыларны таныштыралар, ата-аналарына җиткерәләр. Төрле ата-ана бар. Алар белән конфликтка кермәскә тырышабыз. Балаларга технология дәресләрендә ничек
итеп орлыкларны утыртырга, үсентеләрне ничек, кайчан күчерергә икәнен өйрәтәләр. Аларның үзләренә дә кызык бит. Ул аннан соң шуны ук өендә дә эшли. Баланы бер дә эшкә өйрәтмичә булмый бит инде. Әлбәттә, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен табында күрсәң, күңеллерәк булыр иде.
Кызык бит, такта сөртмә, идән юма, бакча казыма, ә технология дәресе бар. Язын-көзен өмәгә чыгалар. Мәктәп бакчасында үзең карап, нитратларсыз үстергән яшелчәне тикшертмичә ашарга ярамый, имеш, ә өмәгә чыгып җиде ятның пычрагын җыярга ярый. «Җил тегермәне икәнен беләм дә, суы кайдан ага соң», дип әйткән ди берәү. Эшләргә ярамагач, «Технология» фәне ник кирәк соң алайса? Теория сөйлибез дә, компьютерда, интерактив такталарда күрсәтәбез, үстерәбез дә, шуның белән шул. Киләчәктә икмәк үстерүче, эретеп ябыштыручы, бакча утыртучы, гомумән, кулга корал тотып эш эшләүче булмас микәнни? Йон йолкып, керфек үстереп, каш сызып, ирен һәм башка төшләрне зурайтырлар. Бөтенебез телефон тотып, колакчыннар киеп, самокатларда гына трай тибеп йөрербез кебек.
Әйдәгез, балаларыбызны үзебез эшкә өйрәтик. Алар бит безнеке. Киләчәктә эшләсәләр дә, эшсез йөрсәләр дә, безгә - әти-әнигә төртеп, «ул шуның баласы» диярләр.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа