Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Блогер Айназ Габидуллина белән әңгәмә

Бүген инде интернетсыз яшәүне күпләр күз алдына да китерми. Ул безнең яшәү рәвешенә әйләнеп бара. Беренче карашка, әйтерсең лә бөтен кеше социаль челтәрләрдә утыра кебек.

Кунагыбыз - блогер Айназ Габидуллина.

- Айназ, бүген ниләр белән кайнап ятасың?

- Узган җәй без Айдар (ире, видеоблогер - А.М.) белән гел вайннар төшереп тора идек. Быел атнасына өчәр туй, аларга ныклап әзерләнү кирәк. Мастер-классларга да чакыралар. Кечкенә балабыз да игътибар сорый. Шулай көндәге эш-мәшәкатьләр белән үрелеп бара бу җәй.

- Вакыт җиткерү мәсьәләсе ничегрәк?

- Кайвакыт барысы да бергә бармый. Авыр. Фрилансерлар булгач, максатларыңны, таләпләрне үзең куясың, вакытыңны бүләсең. Ә кайчагында онытылып китәсең. Мәсәлән, бала белән озаграк уйнасаң, эш соңга кала. Ул эшне баланы йоклатканнан соң, төнлә утырып барыбер җиренә җиткерәсең. Ә мин шундый кеше: өстемә җаваплылык алам икән, ашаганда да, йоклаганда да, бала белән булганда да шул турыда уйлыйм. Шуңа эшләрне вакытында тәмамларга тырышам. Ә бала бакчадан авырып кайтса, анда инде бөтенләй тайм-менеджмент дигән әйбер югала.

- Бер яктан, татар хатын-кызлары турында «калфаклы, өчпочмаклы, бәлешле» стереотиплар йөри. Икенче яктан, бүгенге көндә милли гадәтләргә рус, Европа мәдәнияте зур йогынты ясый. Милли урталыкны ничек саклап калырга икән татар хатын-кызына?

- «Татар хатын-кызы мондый булырга, тегенди булырга тиеш» дигән чикләүләрне мин, гомумән, яратмыйм. Без мөмкинлекләр заманында яшибез. Кем бәхетне ничек кабул итә бит. Үз намусы каршында, җаны тыныч, күңеле чиста булып - менә шулай яшәргә тиештер һәркем, дип саныйм. Мәҗбүри рәвештә «ике бала тап, ашарга пешер, өеңне пөхтә тот, иреңнең күлмәкләрен үтүклә» түгел. Минем андый әйбергә карашым бик җиңел. Клининг чакыртып була, автоняня хезмәтләре, кафега яки өйгә китертеп була. Бу бит балаңа яки иреңә карата дорфалык түгел, ә хатын-кыз шулай корылган: тели икән, өйдә утырып, бар көчен гаиләсенә юнәлтә, теләсә, бизнес-леди да була ала. Татар булып туганы өчен генә ниндидер кысаларда яшәргә тиеш түгел. Хатын-кызның бәхетеннән бик күп нәрсә тора. Әни бәхетле икән, димәк, ире дә, баласы да бәхетле була. Шәхсән милли карашка килгәндә, минем теләк бер генә: телләрен белсеннәр, диннәрен, тарихларын онытмасыннар.

- Гаилә дигәннән, яшь кызлар өчен кияүгә чыгу мәсьәләсе дә бик мөһим. Иртә чыгу да килешми, соң чыксаң да. «Иртә» белән «соң»ны каян беләсе?

- Вакытында диләр бездә. Әйтик, университетны бетерде, 22 яшь тулды, чакыручысы да бар, 30 га кадәр бер-ике бала тапса, акча да түлиләр. «Вакыты килеп җиткәндер» дип уйларга мөмкин. Ә яратмый икән ул аны, шикләнә ди, алайса ник ашыгырга? 7 ел кияүдә булган хатын-кыз буларак әйтәм, кеше һәрвакыт бәйләнәчәк. Беренче бала тапканнан соң, «икенчесен кайчан алып кайтасыз?» дип сораячаклар. Ә бит болар язмышыңда язылган.

- 18 яшьтәге Айназ нинди булган икән ул?

- Ул бүгенге көнгедән бик аерыла. Мәсәлән, 18 дә мин дан казанырга, игътибар алырга бик тели идем. Бәлки балачакта игътибар җитеп бетмәгәндер. Әти-әни яратмаган дип әйтмим. Алар булдыра алганны сатып алып биреп, иркәләделәр, мин аларга бик рәхмәтле. Без 90 нчы ел балалары чүп үләннәр кебек ничек булдыра алганбыз, шулай үскәнбез. Беркем дә «Айназның вокалга йөрисе килә. Минзәләгә илтик» дип чәбәкәйләп тормады. Ул вакыттагы төп максатым: сәхнәгә чыгарга, үзеңне күрсәтергә, сокландырырга һәм китәргә. Ә бүгенге көндә бөтенләй дә алай түгел. Бу атнада өч туй минем һәм иң соңгы чиратта уйлаган әйбер - ул игътибар. 18 дән үзгәргән әйбер - сәламәтлеккә караш. Бик ябыгасы килә иде авылның чүпрәле ризыкларыннан соң. Шул диеталарның нәтиҗәләрен бүген чүмечләп эчәм инде.

- Уңышка омтылырга кирәкме?

- Һәркем моны үзе хәл итә. Бүген кеше омтыла, ә иртәгә аңа ул инде кирәкми ди. Мәсәлән, берәү бизнес ачып, берникадәр вакыттан ул банкротлыкка чыкты. Шуннан ни? Имеш, аннан көләчәкләр - бу бит инде стереотип. Аның артында бәяләп бетергесез тәҗрибә бар, ул шуның аркылы алга барачак. Ә теге бармак төртеп күрсәтүче шул ук урынында калачак.

- Кешене ничек җәлеп итәргә?

- Үз-үзең булу, беркем белән дә үзеңне чагыштырмыйча, үз юлыңнан атлап бару. Шулай ук профессионализм. Бервакыт эстрадада шундый тенденция булып алды: харизма кирәк иде. Менә неординар шәхесләрне күккә чөйгәннәр иде. Ә хәзер беркемнең дә көне буе янган чыршыга карап утырасы килми. Үз хезмәтеңне, товарыңны җәмгыятькә тәкъдим итә белергә тиешсең.

- Алга таба планнарың?

- Үзеңә торган саен яңа таләпләр куясың. Блог өстендә эшлисе бар. Йөгереп йөри торган эшләр күп. Бераз туйлар тынгач инде, китабыма алынырмын дип торам. Яза башладым, ләкин вакыт җитми.

- Нәрсә турында ул?

- Мин аны Мөнирә (Айназның блогындагы героинясы - А.М.) исеменнән язам. Юмор хисле, җиңел укыла торган китап. Төп максатым - татар телендә шундый рәхәтләнеп укый торган китап булдыру. Әмма вәгъдә бирмим. Булса - әйбәт, булмаса - начар түгел.

- Бәхетле Айназ нинди ул?

- Аның йокысы туйган, эшенә барып кайткан, ире белән кызын кочаклаган, матур күлмәктән, колагына наушник киеп, дөньясын онытып берничә чакрым җәяү йөри, тәмле ризык ашаган. Иң мөһиме - җаны тыныч булсын.

 

Алсу Мансурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса